ЛЕНИНОГОРСК КАРТЛАР ЙОРТЫНДА: "БУ МИНЕМ СОҢГЫ ТУКТАЛЫШЫМ"
Шәһәребезнең бер кырыенда, урман эчендә диярлек Картлар һәм инвалидлар йорты урнашкан. Анда безнекеләр генә түгел, тирә-күрше районнардан килгәннәр дә гомер итә. Күпме яралы язмыш, бер ялгыш аркасында челпәрәмә килгән гомерләр... Күптән инде шунда яшәүчеләр белән аралашасым килеп йөри иде. Интернат администрациясеннән рөхсәт алып, ниһаять, шунда юл тоттым. Үткәне роман язарлык...
Шәһәребезнең бер кырыенда, урман эчендә диярлек Картлар һәм инвалидлар йорты урнашкан. Анда безнекеләр генә түгел, тирә-күрше районнардан килгәннәр дә гомер итә. Күпме яралы язмыш, бер ялгыш аркасында челпәрәмә килгән гомерләр... Күптән инде шунда яшәүчеләр белән аралашасым килеп йөри иде. Интернат администрациясеннән рөхсәт алып, ниһаять, шунда юл тоттым.
Үткәне роман язарлык
Гөлсинә ханым (барлык исемнәр дә үзгәртелеп бирелде) алтмыш яшьләр тирәсендә генә, тик ул сөйләгәннәрдән бер роман язып булыр иде. Әлеге интернатка ул өеннән куып чыгарылып, йортсыз-җирсез калгач, килеп эләгә. "Бу соңгы тукталышым, монда миңа бик ошый" ди. Монда ул тормыш иптәшен очраткан, ире - дөм сукыр. Бер гаилә булып яшәп яталар шулай. Гөлсинә апа тормышы турында ашыкмыйча, җентекләп сөйләде. Кызга бер яшь вакытта әти-әнисе аны әби-бабасына калдырып китә. Әти-әниле булып та, аның балачагы авылда - әби-бабасы янында уза.
-Әнием белән кара-каршы утырып серләшкәнемне, киңәшкәнемне хәтерләмим. Унбер яшьлек чагымда алар мине үзләренә яшәргә алып киттеләр. Тик мин янәдән әби-бабай янына качып киттем, - ди.
Уналты яше тулгач, күрше урамда яшәүче үзеннән ундүрт яшькә олы бер ир аны көчли. Шуннан соң, ниндидер, сөйләшү булгандыр инде, берничә көннән соң ук яшь кызны Үзбәкстан ягына алып китә.
Шулай итеп әлеге ир һәм аның өч яшьлек кызы белән чит җирдә яши башлый. Унҗиде яшендә үзе дә ир бала таба. Тормышлары бер көйгә салынгач кына, гаилә башлыгы аларны ташлап, кире Татарстанга кайтып китә. Яшәр урыны һәм эше булмаган хатын ике баласы белән чит җирдә кала. Шул чакта трамвай йөртүчесенә укый, эшкә урнаша. Ә бер көнне фаҗига була:
- Ул көнне мине ашыгыч рәвештә эштән өйгә чакыртып алдылар. Өйгә кайтсам, ике мәет: берсе-улым, икенчесе - без фатирда яшәгән әби, - ди.
- Ул көнне алты яшьлек улын "КамАЗ" машинасы таптаган. Баланы карый алмадым дип, үзен гаепләп, әби элмәккә менгән.
- Бик авыр булды, түздем. Тик тагын да яманы мине алда сагалап торган, - дип тәмәке тартырга рөхсәт сорап, чыгып китте...
- Тартасызмы?
- Әйе шул, шундый начар гадәтем бар.
- Күптәнме?
- Төрмәдә утырганда өйрәндем...
Бер көнне Гөлсинә апаны кеше үтерүдә гаеплиләр. Ул үзе мин гаепле түгел идем, ди. Суд юлы, тикшерүләр һәм тоткынлыкта үткән гомер...
Төрмәдән чыккач, тегү ательесына эшкә урнаша.
- Тегәргә бик яратам. Бирегә урнашкач та, тегү машинасы булдырдым. Кем күлмәк тек әле, дип мөрәҗәгать итә, кемдер искесен яңартырга сорап керә, - ди.-Улым туган көн - минем иң бәхетле көннәремнең берсе булгандыр. Йортсыз калып, чорма-подвалларда, су буйларында кунып йөргән чакларымда да, мин үземне бәхетле итеп хис иттем. Балаларымны кочаклый идем дә, әле ярый сез бар, дип күз яшьләрен йота идем, - ди язмамның герое.
- Ә үги кызыгыз кайда? Аралашасызмы?
- Аның өчен күңелем тыныч. Ул баланың бәхетенә сөенеп туя алмыйм. Үзбәкстанда яшәп калды. Уналты яшендә кияүгә чыкты. Иреннән уңды, алты бала тапты. Мул тормышта матур итеп яшиләр. Тик соңгы арада аралашканыбыз юк, элемтәләр югалды.
1995 елда кире Татарстанга кайткач, кырык ике яшендә кабат кияүгә чыга һәм тормыш иптәше белән тугыз ел яшиләр. Ире үлгәч, кабат урамда кала. Иренең бертуган сеңелләре фатирдан аны урамга куып чыгаралар.
- Яшәү урыным булмавы бер хәл, аның өстенә документларым да юкка чыкты, -ди.
Кул күтәрергә дә озак сорамый
Гөлинә апа урау юллар узып, шәһәребезнең Картлар һәм инвалидлар йортына килеп эләгә, икенче кышын кышлый икән инде. Дөрес, әле тагын бертуган сеңелләре дә бар. Алар белән элемтәдә тора. Үзләре янына яшәргә дә чакырганнар. Тик Гөлсинә апаның аларның гаиләләренә тыкшынасы, артык кашык буласы килми.
Монда кавышкан ире дөм сукыр. Безнең якларга чит төбәктән килеп эләккән. Аның үзе белән сөйләшә алмадым, хастаханәдә дәвалана иде. Хатыны сөйләгәннәр буенча, ул кайчандыр тап-таза ир булган. Тик утыз өч яшендә каты кыйналып, күзенә зыян килә һәм сукыр кала. Бер сукыр хатын белән танышып, дүрт ел бергә яшәгәннәр.Тик аерылышканнар. Бертуган абый-энеләре була торып, ул ялгыз. Туганнары белән аралашулары телефоннан ары китми икән.
- Холкы бик авыр. Кул күтәрергә дә озак сорамый. Салырга да ярата, бәхетенә мин бар әле. Гел артыннан карап-барлап йөрергә кирәк, - ди.
Кем белә, бәлки, шуның аркасында ул чит җирдә, ят кешеләр белән яшәргә мәҗбүрдер.
Фатирына хуҗа табылган
Алтмыш тугыз яшьлек Галия ханым белән дә озак кына аралаштык. Инсульт кичергәннән соң, ун ел элек бирегә килеп эләккән. Тумышы белән Самара өлкәсеннән. Безнең шәһәргә мәктәпне тәмамлаганнан соң килгән, нефть институтында укыган. Беренче курста булачак ире белән таныша һәм өйләнешәләр.
- Ашыкканмын, - дип башлады сүзен ул.- Кияүгә шулай иртә чыгарга кирәк булган бит, өлгермәс дип курыкканмындыр, күрәсең, дип үз-үзен битәрләп тә алды. Әгәр дә яңа баштан тормыш юлын сайларга мөмкинлек бирсәләр, кияүгә чыгу түгел, аның ягына әйләнеп тә карамас идем. Бик зур хата кылдым - дип әрнеп сөйләде.
- Ирем мине санламады, эчте, чит хатыннар белән чуалды. Өч курсны тәмамлагач, без вакытлыча күрше шәһәргә күчендек, чөнки укуны дәвам итәсе бар. Кулда яшь бала. Зур авырлыклар белән үземә дә, иремә дә диплом эше яздым. Ә ул өйгә дә кайтып керми иде. Бик начар яшәдек, бер кушылдык, бер аерылдык.
Кулларына диплом алгач, яшь белгечләрне Свердловск ягына эшкә җибәрәләр. Шунда ул икенче улын таба. Берничә елдан соң кабат туган якка кайталар. Ызгышып-талашып яшәүләре дәвам итә һәм хатын түзми, улларын алып Нижневартовск шәһәренә китә. Берүзе үстереп кеше итә, аякка бастыра. Өлкән улы Свердловскига китеп, анда урнаша, гаилә кора. Галия ханым пенсиягә чыгарга йөргәндә, әнисе үлеп китә һәм аны җирләргә кайткач, үзе дә урын өстенә егыла. Инсульт кичереп, баштан хастаханәдә ята, тора-бара шәһәребезнең Картлар һәм инвалидар йортына күчерәләр.
Ире белән бергә алынган өч бүлмәле фатирында урын юк аңа. Өлкән улы еракта, икенчесе үзе дә авыру, көч-хәл белән йөри.
- Аның бәхете булмады. Юньсез бер хатынга юлыгып, тормышын заяга уздырды, - дип өзгәләнде, елап та алды. - Әтисе аны да өлешсез калдырды, бер ят хатын белән бар нәрсәгә хуҗа булып яшиләр, - диде ул.
Ә менә икенче улы - еракта, анысы зур начальник, - дип сөйләп китте.
- Ә ул сезне үзенә чакырмыймени? - дип сорашам.
- - Бик ерак бит, чыгып китәсем килми. Аннары аларның бик озак балалары булмады. Соңлап кына кызлары туды, әле мәктәпкә укырга керде генә. Аларга комачаулыйсым килми, өйрәндем инде, миңа монда да ошый, - ди.
Җитмеш яшьләр тирәсендәге Светлана апа - инвалид коляскасында. Яшь чагында аны машина бәрдергән. Гомере буе әнисе караган. Әнисе вафатыннан соң, интернатка эләккән. Ул инде монда байтак еллар яши. Үзе белән озак сөйләшеп булмады, авырып тора иде. Бу хәлдә дә тормышыннан зарлану сүзен ишетмәдем. Башкалар да аның турында бик яхшы фикердә. Бер бүлмәдә яшәүче әбине бик караган икән. Аны кулыннан ашатты, бик яхшы тәрбияләде, диделәр. Светлана апа яныннан кеше өзелми: күршеләре, дуслары килеп йөри икән.
Зилә Мөдәррисова
Зилә Мөдәррисова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев