Яңа Иштирәк авылы халкы, олы юлдан тыз-быз җилдерүче машиналарга карата берәр чара күрегез әле, дип мөрәҗәгать итте җыенда.
Югыйсә, ул машиналар, көтү кайтканны да күрмәмешкә салышып, үз юлында баруын дәвам итә икән. Халык авылның ике башында юл билгесе куюны сорый. Әлеге сорау үткән елгы җыенда да кузгатылган булуга карамастан, бернинди...
Яңа Иштирәк авылы халкы, олы юлдан тыз-быз җилдерүче машиналарга карата берәр чара күрегез әле, дип мөрәҗәгать итте җыенда.
Югыйсә, ул машиналар, көтү кайтканны да күрмәмешкә салышып, үз юлында баруын дәвам итә икән. Халык авылның ике башында юл билгесе куюны сорый. Әлеге сорау үткән елгы җыенда да кузгатылган булуга карамастан, бернинди чара күрелмәгән. Район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева полиция вәкиленә бу мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кушты.
692 кеше яшәгән авылның борчу-мәшәкате шул урында гына туктап калмый. Алар урамдагы караңгылык өчен дә борчыла. Киләсе елдан эшли башлаячак "Авылларны яктырту" республика программасына кереп, бу яктан алга китеш булыр дип өметләнәләр.
Авыл җирлеге башлыгы Гөлия Мәүлетова сүзләренчә, авылны су белән "Вода района" оешмасы тәэмин итә. Су тәүлек буе өйләргә килә, тик шушы рәхәтлек өчен түләргә теләүчеләр аз икән. Һәм ул 73 мең сум бурыч булып түләмәүчеләр намусында тора.
Авылдагы утызга якын кеше "Лениногорская" агрофирмасы"нда эшли. Агрофирма үз чиратында, авылны ярдәменнән ташламый. Өлкәннәр һәм Җиңү көненә пакетлар ясауда катнашкан. Шәхси хуҗалыкларның малларына салам, бодай, арпа бирелгән. Мал дигәннән, биредә алар, ягъни мөгезле эре терлек - 168 баш, шуның 79ы - савым сыеры, 73 баш сарык исәпләнә. Биш баш ат, 127 баш умарта күче дә бар.
Арендага бирелгән җир өчен "Лениногорская" агрофирмасы" исәп-хисапны соңрак ясаячак, ди авыл башлыгы.
- Җәй аенда башкарган зур эшләрнең берсе - янгын пунктын төзекләндерү,- дип сүзен дәвам итте Гөлия Рәфгатовна. Бу эштә" Ялтау" агрофирмасы булышлык күрсәткән, машина белән район тәэмин иткән.
Яңа Иштирәктә федераль программадан файдаланучылар бар икән. "Авылның социаль үсеше" максатчан программасы буенча, бер өй төзелүен күздә тотып әйтүем. Берсе төзелеп килә. Тагын бер гаилә чиратта тора.
Авылда 18 яшькәчә 137 бала бар. Тик кызганыч, быелгы уку елында I сыйныфка баручылар булмаган. Мәктәпне башлангыч итеп кенә калдырганга ризасызлык белдерүчеләргә, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Вагиз Санатуллин: "Үзегез бит балаларны Зеленая Рощага йөртә башладыгыз", диде. Бүгенге көндә иллеләп бала шунда йөреп укый, ә Яңа Иштирәкнең башлангыч мәктәбендә 17 укучы белем ала.
Җыенда үзәк район хастаханәсе баш табиб урынбасары Рамил Гаязов киләсе елдан хастаханәдәге койкалар кыскаруы турында сөйләгәч, авыл халкы бераз "гөж"ләп алды. Кыскартуны карарга түгел, ә бәлки, халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын карарга кирәк, диелгән мәгънә салынган иде бу "гөж"ләүдә. Бер ханым, биле ычкынып, Шөгер участок хастаханәсенә барып, табибка күренә алмыйча кайтуыннан зарланды.
Яңа Иштирәк ветераннар советына сентябрь аенда яңа рәис - Галия Шәрәфиева сайланган. Аның сүзләренчә, ветераннар советының эше тыгыз, башкарасы эшләре буенча план да төзелгән. Беренчесе - өмә ясап, зиратны җыештыру булса, икенчесе - республика тыл хезмәтчәннәренә "Хәтер" китабы чыгарачак. Шул уңайдан, авылдагы тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүмат туплап, шәһәр һәм район ветераннар советына тапшырырга тиешләр. Бүгенге көндә биредә 29 тыл хезмәтчәне яши (чагыштыру өчен: 2005 елда 71 булган).
Күптән түгел авыл мәчетенең иске манарасын төшереп, яңасын куйганнар. «Бу изге эшне имамыбыз Тәлгать Насретдинов башлап йөрде. Авыл халкы аңа бик рәхмәтле. Халык та матди ярдәм күрсәтте, аларга да рәхмәт», диде Галия Шәрәфиева. Бергә эшләгәндә генә теләк-максатларга ирешеп була, дип сүзен төгәлләде ул. Әйе, чыннан да, бу сүзләрдә хаклык бар.
Нет комментариев