Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шәһәре һәм районы балалары “Юлдаш” белән таныша

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее яшь лениногорскилыларны балалар сәяхәтчесе – «Юлдаш” белән таныштыруны дәвам итә.

Туган якны өйрәнү музее мәдәни инициативаларның Президент фонды гранты кысаларында Лениногорскиның күренекле, истәлекле урыннары буенча юл күрсәткечен бастырды. Бу хакта сайтыбызда язган идек.

 Хәзер проектның командасы әлеге юл күрсәткечен мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында тәкъдим итә.

-    Ике атна дәвамында без үзебезнең проект белән меңнән артык кешене таныштырырга өлгердек. Лениногорск төбәге турында кыскача дәресебезне үткәрергә һәм балаларны юл күрсәткече белән таныштырырга дигән максатыбызны  шәһәр һәм район мәктәпләре укытучылары, балалар бакчалары җитәкчеләре дә хуплый, безне шунысы куандыра, - ди проект кураторы Айгөл Рәхимова.

«Юлдаш белән сәяхәт итәбез» юл күрсәткечен тәкъдим итү 25 октябрьгә кадәр планлаштырылган. Брошюраны ясаучылар китапның соңгы битендәге «Бинго» уенына игътибарны юнәлтә.

Шәһәр һәм район буйлап актив йөрергә, йөрегән урыннарны билгеләп, фото ясарга, ә аннары барысын да бер видеога җыярга. Бу видеоны «Вконтакте» социаль челтәренә урнаштырырга һәм Лениногорск туган якны өйрәнү музеен билгеләргә. (Лениногорский краеведческий музей  https://vk.com/lkm_leninogorsk)

Иң яхшы эшләр бүләкләнәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев