Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск балаларын “Юлдаш” белән сәяхәт итәргә чакыралар

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее балалар юл күрсәткечен тәкъдим итәргә әзерләнә,

шәһәр һәм районның күренекле, истәлекле урыннары буенча юл күрсәткечен бастырып чыгарды.

Туган якны өйрәнү музее грант проекты буенча эшне дәвам итә. Исегезгә төшерәбез: узган ел ахырында Туган якны өйрәнү музее мәдәни инициативаларның Президент фонды гранты ярдәмен алды. Әлеге грант Лениногорск районы буенча балалар өчен “Юлдаш белән сәяхәт итәбез” юл күрсәткеченә юнәлтеләчәк. Туган як буенча җыелган материаллардан күренекле урыннар буенча кызыклы текстлар барлыкка килде. Күренекле урыннар турында балалар өчен аңлаешлы, гади телдә язылган. Һәм, әлбәттә, рәсемнәр белән бизәлгән.

Шушы көннәрдә “Юлдаш белән сәяхәт итәбез” дигән юл күрсәткеч-китапның экземплярлары музейга кайтты. “Грант зур тираж белән бастырырга мөмкинлек бирде, 2 мең экземпляр кайтты”, - ди проект җитәкчесе Айгөл Рәхимова.

Хәзер музей хезмәткәрләре әлеге юл күрсәткеч-китапны мәктәп укучыларына һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәкъдим итәргә әзерләнә. “Без әлеге юл күрсәткечен тәкъдим итү чарасы уздырабыз, чара бушлай булачак, балаларга экземплярларны да бүләк итәчәкбез. Моның өчен музейны мәктәпкә яисә класска гына чакыру кирәк”, - ди Айгөл Рәхимова.

“Юлдаш белән сәяхәт итәбез” юл күрсәткеч-китабының үзенчәлеге – шәһәр һәм районның күренекле урыннары балалар рәсемнәре белән бизәлгән. Моның өчен музей махсус иҗади конкурслар уздырды. “Туган як могҗизалары” рәсем конкурсында яшь лениногорскилылар күренекле урыннарны ясадылар. Аннары жюри иң яхшыларын сайлап алды, алар юл күрсәткечкә кертелде. Икенче конкурс – “Безнең дус Юлдаш” дигән бәйгедә балаларга персонажның образын барлыкка китерергә иде, ягъни Юлдашны ясарга иде. Иң яхшысы китапның  битләрендә юл күрсәтеп барачак. Иң яхшы рәсем – 11нче гимназиядән Владислав Рассказовныкы булып чыккан. Ул Юлдаш образын глобус формасында, башына түбәтәй кидереп ясаган.

“Безнең юл күрсәткеч яшь лениногорскилыларда туган якка кызыксыну арттырыр һәм кунаклар өчен кызыклы туристик элемент булыр”, - ди проект җитәкчесе Айгөл Рәхимова.

 

фотолар: Туган якны өйрәнү музееннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев