Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Социаль фонды мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт кагыйдәләре турында аңлата

Мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт кагыйдәләре мәсьәләләрен дә карыйк әле.

-    Мобилизация хезмәтеннән кайтканнан соң өч көн эчендә эш бирүчеләр белән хезмәт килешүләрен яңартырга кирәк. Әгәр бу вакыт эчендә өлгермәсәләр, больничный түләнмәячәк. 2022 елның октябрендә РФ Хезмәт кодексында үзгәрешләр үз көченә керде, ул мобилизацияләнгән гражданнар, контрактчылар белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү үзенчәлекләренә кагылышлы.

Яңа кагыйдәләр буенча, Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итү чорында аларның эш урыны саклана, әмма хезмәт килешүе вакытлыча туктатыла; хезмәткәр хәрби хезмәттә булганда, эш бирүче аның урынына вакытлыча кеше табарга һәм аның белән килешү төзи ала. Хезмәт вакытында эш бирүче иминият взносларын түләми, әмма бу чор стажда исәпкә алынсын өчен хезмәт килешүе мобилизация белән бәйле рәвештә туктатылганлыгы турында мәгълүмат бирә.

Айгөл Исламова,  Лениногорск Социаль фондының Клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев