Кечкенәдән эшкә өйрәнеп, хезмәтнең асылына төшенеп, бәләкәй буе белән атка атланып үскән, студент булгач, 1 курста авылга практикага кайтып, кыр корабын иңләп, авыл хуҗалыгы тармагын үз иткән егет ул - Иршат Өметбаев.
Хәзерге вакытта Казан дәүләт аграр университетының механизация факультетында 3 курста белем ала. Зачет кенәгәсендә "5"леләр генә балкып торган...
Кечкенәдән эшкә өйрәнеп, хезмәтнең асылына төшенеп, бәләкәй буе белән атка атланып үскән, студент булгач, 1 курста авылга практикага кайтып, кыр корабын иңләп, авыл хуҗалыгы тармагын үз иткән егет ул - Иршат Өметбаев.
Хәзерге вакытта Казан дәүләт аграр университетының механизация факультетында 3 курста белем ала. Зачет кенәгәсендә "5"леләр генә балкып торган (күз тимәсен!) студентның киләчәге өметле, тормышка карашы җитди күренә.
-Иршат, кайда укуы күбрәк яхшырак, күңеллерәк дип уйлыйсың: мәктәптәме, әллә югары уку йортындамы?
-Студент чак бөтенләй башкача икән ул. Күңелле, үзенчәлекле, яңа танышлар, дуслар белән аралашу күбрәк була. Бу вакытта үзеңне күрсәтергә мөмкинлекләр дә киңәя, дип уйлыйм. Мәктәптә укытучылар исә укуда булышлык күрсәтәләр, менә шунысы яхшы. ВУЗда укытучы артыңнан чабып йөрми, анда киресенчә. Студент чакның кадерен белергә кирәк.
-Уку ничегрәк, кайда торасың?
-Укуга ияләштем, яхшы гына бара. Тырышырга кирәк инде, әлбәттә. Группада 28 егет. Көнгә 3-4 пар укыйбыз. Уку биш көнлек. Общежитиедә торам. Бер бүлмәдә дүртәү яшибез. Шартлар зарланырлык түгел. Шунысы яхшы: тулай торак университетка якын. Югыйсә Казанның бер башыннан икенче ягына килә башласаң, юлга гына күпме вакыт, чыгым китәр иде.
-Тулай торакта торгач, ашарга пешерә беләсең инде?
-(Елмая) Пешерәбез инде, кухня бар. Өйгә - Лениногорскига сирәгрәк кайтам, ул айга бер яки ике тапкыр була, минем әби-бабайлар Казанга якын тора бит. Әти ягыннан Яшел Үзәндә, әни ягыннан әбиләр Балык Бистәсендә яши. Чиратлаштырып кайтам. Рәхәт, күп итеп ризык-ашамлык төяп җибәрәләр.
-Укудан тыш ниләр белән шөгыльләнәсең?
Атнага өч тапкыр футбол секциясенә йөрим. Университетның заманча спортзалы бар. Футбол командасы оешкан, менә шунда уйныйм. Германиядә булганлыктан, менә узган ел гына тренировкаларны, ярышларны калдырырга туры килде.
-Германиядә булдым, дисең. Әйдә тәфсилләбрәк сөйлә әле.
-Мин анда махсус программа буенча стажировка үтәргә бардым. Узган елның июненнән ноябрь ахырына кадәр Германиянең Хетштедт шәһәрендә булдым. Ике тапкыр сайлап алу оештырдылар. Беренчесендә Германиядән үзләре килде, икенчесендә интернетта скайп аша булды. Собеседование, теоретик өлеш буенча тикшерделәр.
Безнең университеттан 6 студентны алдылар. Германиядә миңа бик тә ошады. Белсәгез, анда бөтенләй икенче тормыш. Кешеләр эчкерсез күңелле, беркем дә ярдәм итүдән баш тартмый, киресенчә, гел булышырга гына торалар. Исәнләшкәннән соң, күзеңә карасалар, һичшиксез елмаерга кирәк. Халкы үзенчәлекле диимме соң, алар беркайчан да ашыкмый, үз җайларына йөри, стресс дигән нәрсә турында белмиләр. Эшкә нәкъ иртәнге 7дә килеп, бер минут та соңга калмыйча 16.00да кайтып китәләр.
-Син анда ниләр белән шөгыльләндең?
-Куәтле, заманча техникаларда эшләдем. Семинарларда катнаштым. Төрле оешмалар, хуҗалыклар белән таныштырдылар. Миңа үзем эшләгән предприятие белән, русча әйткәндә, повезло. Хуҗалары да әйбәт иде. Баргач, башта өч немец кешесе белән торырга бергә урнаштырдылар. Алар мине күзәтте, тикшерде бөтен яклап. 2 атна бик катгый сынау срогын уздым. Аннан миңа торырга ике бүлмәле фатир, йөрергә машина бирделәр.
-Авыл хуҗалыгы тармагы ничек соң анда?
-О-о, анда иң югары дәрәҗәдә. Техника барысы да автоматлаштырган. Механизатор трактор белән басуга кереп, берничә кнопкага баса да, калганын техника эшли. Малларны ашату телефондагы кушымта аша башкарыла. Мин эшләгән предприятиедә гектарыннан 70-75 центнер бөртеклеләр уңышы алдык.
-Чит тел белән проблемалар булмадымы?
-Германиягә китәр алдыннан курсларга йөрдем. Немец телен күбрәк әдәби телне өйрәттеләр. Анда баргач, сөйләм теле бөтенләй башкача икәненә төшендем. Яңадан өйрәнергә туры килде.
Форсаттан файдаланып, мине тәрбияләүгә барлык көчләрен куйган, олы тормыш юлына әзерләгән әти-әниемә, тирән белем биргән Тимәш мәктәбе укучыларына зур рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук аграр университет икенче "өйгә" әйләнде, тормышта юлымны табарга ярдәм итте, аңа да олы рәхмәт. Мин бик шат биредә укуыма.
Розалия Мостафина
Әңгәмәнең тулы вариантын "Заман сулышы" газетыннан укыгыз.
Фотолар ВК страничкасыннан
Нет комментариев