27 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Тапкыр каргалар (Булган хәл)
Автостоянкада яшәүче Линда кушаматлы эткә ашарга илтәм, алардан калган ризыкларны, эт оясыннан өч метр читкәрәк китеп, каргаларга салам. Алар да шаулашып: "Апа, бүген нәрсә белән сыйлыйсың?" дигәндәй, тыз-быз килешеп, автостоянка стеналарына (алар монолит панельләрдән) куналар. Кызганыч бит инде, бу җан ияләре дә, аларны Тәңребез юкка гына Җир йөзенә китермәгәндер. Каргалар,...
-
Таһир Шәмсуаров "Керкәле чәйханәсе"
Арган юлчы монда кереп, Тамак ялгый янәсе. Ничә ел кешесез яши Керкәле чәйханәсе. Кайчандыр ачык иде ул, Теләп керәләр иде. Өчпочмак, гөбәдияләре Сихәт бирәләр иде. Ул сыенган тауның битен Сарган сагышлы томан. Юл читендә басып тора Ялгыз мосафир сыман. Тормыш шәмен сүндерергә Нинди сәбәп табылган?! Шакымагыз, ишекләре Ачылмаска ябылган. Геркулес...
-
Урдалыларны ял концерты көтә
Урдалы мәдәният йортында "Моң агыла күңел түреннән" исемле кичә узачак. Ул шушы авылда туып үскән җырчы Рәшит Ихсанов катнашында була. Бу хакта җырчы үз страничкасында хәбәр итә. Аның Шөгер сәхнәсендә дә чыгыш ясаганы бар. 3 февраль көнне кичке 18.00 сәгатьтә Урдалы халкы өчен ял кичәсе булачак.
-
Лениногорск студенты: "Германиядә механизатор кнопка белән генә идарә итә, малларга азык телефон аша салына"
Кечкенәдән эшкә өйрәнеп, хезмәтнең асылына төшенеп, бәләкәй буе белән атка атланып үскән, студент булгач, 1 курста авылга практикага кайтып, кыр корабын иңләп, авыл хуҗалыгы тармагын үз иткән егет ул - Иршат Өметбаев. Хәзерге вакытта Казан дәүләт аграр университетының механизация факультетында 3 курста белем ала. Зачет кенәгәсендә "5"леләр генә балкып торган...
-
Лениногорск музее фотографларны чакыра
Шәһәрнең Туган якны өйрәнү музее фотокүргәзмә оештырырга җыена. Бу хакта музейның ВКонтакте төркеме хәбәр итә. "Эмоции в кадре" дигән күргәзмәгә профессиональ фотографларның, фотога төшерергә яратучыларның эшләрен көтеп калалар. Фотокүргәзмә 3 мартта ачылу көне билгеләнгән. Белешмәләр өчен телефон: 5-05-91 go.mail.ru/search_images?q фотосы
-
ТӨННӘР БУЕ ЙОКЛЫЙ АЛМЫЙ ЯТАМ...
Нигәдер йоклый алмыйм. Борсаланып яту туйдыргач, тордым да тәрәзә янына килеп бастым. Төнге өч. Урамнар якты, талгын гына кар ява. Кыш килергә чыккан ахры. Бик салкын булыр микән инде? Имеш-мимеш күп тә... Менә дигән кыш булыр әле! Урамда бер кеше юк. Бөтенесе тәмләп йоклый, мин генә... Ә юк, күрше йортның...
-
"Манзара" тапшыруыннан Миләүшә Сибгатуллина киткән, ни өчен
«Манзара» тапшыруының редакторы һәм алып баручысы, барыбыз да яратып караган Миләүшә Сибгатуллина зәңгәр экраннан китүенең төп сәбәпләрен атады. "Яңа гасыр" каналыннан беркая да китмәдем. "Манзара" тапшыруының баш мөхәррире булып эшләвемне дәвам итәм. Быел бу хезмәтемә 20 ел булды, әлһәмдүлилләһ. Ә экраннан китүемнең сәбәбе: яшьләр белән эшләү, контентны азрак үзгәртү һәм...
-
Хуҗа Насретдин образындагы Фәнис Җиһаншаны аздан гына төрмәгә утыртмый калганнар
Камал театры артисты Фәнис Җиһанша шушы арада ерак сәфәрдән кайтып төште. Артист Хуҗа Насретдин образында дөньяның төрле илләрендә сәяхәтен дәвам итә. Бу юлы аның тукталышы Дубайда булган. Менә икенче ел инде Камал театры сәхнәсендә бара торган Хуҗа Насретдин персонажы дөньяның төрле илләрен, чүлләрен, диңгезләрен, шәһәрләрен гизеп йөри, - ди Фәнис...
-
Лениногорскилылар, сез ничек стресстан котыласыз, аның иң яшы чарасы...
Стресстан котылуның иң яхшы ысулы - уку. Британия галимнәре исәпләвенчә, кофе эчү - 54 процент, җыр тыңлау 61процентка кадәр стрессны киметә ала икән. Ә менә китап, газета-журналлар укуның нәтиҗәсе 68 процент, ди. go.mail.ru/search_images?q фотосы
-
Татарстанда трассада ватылган автобустагы сигез баланы коткарганнар
Алексеевски районында трассада Казан-Азнакай автобусы ватылып калган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре автобустагы сигез баланы коткарган. Бу турыда ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Автобуста туңучы кешеләр турында хәбәр кичә 21 47 сәгатьтә килгән. Ярдәмгә 3 нче зона коткаручылар отряды киткән. Казаннан Азнакайга баручы автобус трассада ватылып...
-
Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы һәм хезмәткәре бүләкләнде
Республика Эчке эшләр министрлыгының еллык коллегиясе узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм күзәтчелек органнарында эшләүчеләр катнашты. Коллегия ахырында бүләкләүләр дә булды. Лениногорск эчке эшләр бүлегенең штаб баш белгече Ландыш Зиннәтуллинага Республика Президентының рәхмәте белдерелде. Шулай ук Салих Япеев исемендәге премия лауреатлары да билгеле...
-
Түбән Чыршылы мәктәбендә мәгърифәтче Риза Фәхреддин айлыгы бара
Түбән Чыршылы мәктәбендә ел саен мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддингә багышланган айлык була. Менә быел да оештырганнар. Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә. Күп төрле чаралар уза. Күптән түгел 6нчы сыйныфлар экскурсовод булып башка классларны музейга экскурсиягә чакырганнар. Мәгърифәтче турында мәгълүмат биргәннәр, кызыклы истәлекләр сөйләгәннәр. Фото мәктәп сайтыннан алынды.
-
Татарстанда диспансеризация узу өчен бер көн ял бирелергә мөмкин
Сораштырылган кешеләрнең күпчелеге диспансеризацияне эштән китә алмау сәбәпле уза алмавын әйткән. Татарстанда диспансеризация узу өчен эшләүчеләргә бер көн ял бирелә башларга мөмкин. Оешма-предприятиеләр бу көнне түләнә торган итеп хезмәт килешүләренә үзгәрешләр кертергә тиеш булачак. Бу тәкъдим белән коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин чыкты. Министр бу инициативасы белән...