Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида йомгаклау сессиясе: яңа эш урыннары булдыру, медицина белгечләрен җәлеп итү, җәмәгать транспорты эшен җайга салу

Лениногорскида район Советының узган елдагы социаль-икътисади үсеш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларга багышланган утырышы узды. Узган елда Лениногорск районы барлык юнәлешләр буенча “плюс” билгесе белән үсештә иде, тик шулай да быел ныклап эшлисе юнәлешләр бар, болар – яңа эш урыннары булдыру, шәһәр киңлекләрен төзекләндерү, медицина белгечләрен җәлеп итү, җәмәгать транспорты эшен җайга салу, эшмәкәрлеккә ярдәм итү. Әлеге фикерләр район башлыгының чыгышында яңгырады.

 

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе киңәшчесе Владимир Козонков, депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес, иҗтимагый оешмалар, дини  вәкилләр, районның мактаулы гражданнары катнашты.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов 2022 елда муниципаль районның социаль-икътисади үсеше һәм 2023 елга бурычлар турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, ел йомгаклары буенча республика муниципаль районнарының социаль-икътисади үсеше рейтингында безнең район 14 нче урында тора.

Бүгенге көндә нефть тармагы предприятиеләре район икътисадының төп юнәлеше булып тора. Узган ел нефтьчеләр өч млн.тоннадан артык нефть чыгарган.


Докладчы фикеренчә, бүгенге көндә инвестицияләр Татарстанда гына түгел, Россиядә – төп тема. “Инвесторларны җәлеп итү өчен агропромышленность һәм сәнәгать мәйданчыклары әзер, алар –  безнең һәрьяклы ярдәм. Узган елда инвестицияләүнең төп юнәлешләре булып – нефть табу, авыл хуҗалыгы, социаль өлкә объектлары, юл-транспорт инфраструктурасы, территорияләрне төзекләндерү торды”, - ди район башлыгы.

Районда авыл хуҗалыгы өлкәсе – икътисадның мөһим тармагы. Узган ел бөртекле һәм бөртекле культуралардан уңыш 107 мең тонна тәшкил иткән, уртача уңыш гектарыннан - 35,8 гектар.

Районда терлекчелек буенча эшләүче 15тән артык крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Узган ел алар тарафыннан 4 мең тоннадан артык кош һәм терлек ите җитештерелгән, 14 мең тонна сөт савылган, 62 млн данә йомырка алынган һәм 15 тонна балык җитештерелгән.

Узган ел ике фермерлык хуҗалыгы «Агростартап» программасы буенча грант отканнар. Безнең районда 10 меңгә якын гаиләнең шәхси хуҗалыгы бар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга республика бюджетыннан сыер һәм кәҗәләр өчен субсидияләр түләнә. Шулай ук район тарафыннан савым аппаратлары тапшырыла.

Бүгенге көндә 497 кече һәм 4 урта предприятие эшчәнлекләрен алып бара, аларда 4 меңгә якын кеше эшли, 1386 шәхси эшмәкәр үз эшен алып бара.

Доклад белән чыгыш ясаучы Рәгать Хөсәенов әйтүенчә, кече бизнеска вакыт таләбе белән үз эшчәнлекләрен алып барырга туры килә. “Торос-Молоко” предприятиесендә хуҗасы алышыну сәбәпле, җәмгыять үзенең җиһазларын үзгәртеп, яңа җитештерү линияләре эшләтеп җибәрү мөмкинлегенә ия булды. Хәзер биредә «Дело в сыре» сәүдә маркасы белән продукцияләр җитештереләчәк. “Виктория” теплица хуҗалыгында 1,9 километр озынлыкта кабель линиясе сузылды, бу ел әйләнәсендә яшелчәләр үстерергә мөмкинлек бирә”, - ди Рәгать Хөсәенов үз докладында.


Дәүләт программаларында, илкүләм проектларда катнашу, шулай ук “Татнефть” нең грант ярдәме һәм үзара салым хисабына авылларда, шәһәрдә эшләр башкарыла. “Авылларны су белән тәэмин итү, урам утларын ясау, авыл клубына ремонт үткәрү, Иске Куак табиблык амбулаториясен, Шөгердә табиблык амбулаториясен, Тимәштә ФАП ачу буенча һәм авыл юлларына вак таш җәю буенча зур эшләр башкарылды”, - ди район башлыгы. Берничә социаль объектларда капиталь ремонт узуын билгеләп үтте. «Охтин-Ойл»,  «Витязь»,  «Татойлгаз” ярдәмнәре белән 1нче мәктәп спорт залында капремонт узды һәм 7нче мәктәпкә заманча куркынычсызлык системасы урнаштырылды, спорт инвентарьлары һәм җиһазлар белән ике авыл мәктәбе: Сережкино һәм Сарабиккол тәэмин ителде. “Мәхәббәт” паркында рекнструкция эшләре тәмамланачак. Боз сарае бинасының беренче этабы тәмамланды”, - ди докладчы.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов доклад ахырында районның социаль –икътисади өлешенә керткән һәр лениногорскилыга рәхмәт сүзләре әйтте, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Советына, Татарстан муниципаль берәмлекләре Советына, “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Наил Магановка зур рәхмәт сүзләре белдерде.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында  22 февраль санында укый аласыз.

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2169987.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев