21 февраль 2023 яңалыклары
-
Лениногорск йөзүчеләре – иң яхшылар рәтендә
Казан шәһәренең Спорт сараенда йөзү буенча традицион «MAD WAVE CLASSIK» Бөтенроссия ярышлары узган.
-
Лениногорскида йомгаклау сессиясе: яңа эш урыннары булдыру, медицина белгечләрен җәлеп итү, җәмәгать транспорты эшен җайга салу
Лениногорскида район Советының узган елдагы социаль-икътисади үсеш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларга багышланган утырышы узды. Узган елда Лениногорск районы барлык юнәлешләр буенча “плюс” билгесе белән үсештә иде, тик шулай да быел ныклап эшлисе юнәлешләр бар, болар – яңа эш урыннары булдыру, шәһәр киңлекләрен төзекләндерү, медицина белгечләрен җәлеп итү, җәмәгать транспорты эшен җайга салу, эшмәкәрлеккә ярдәм итү. Әлеге фикерләр район башлыгының чыгышында яңгырады.
-
Лениногорскида Күпфункцияле үзәкнең (МФЦ) бәйрәм көннәрендә эш графигы
Бәйрәм көннәрендә Лениногорск МФЦ оешмасы эш графигы үзгәрүен хәбәр итә.
-
Лениногорскига Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов килде
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов район башлыгы Рәгать Хөсәенов озатуында берничә объектта булды, аннары район Советының йомгаклау утырышында катнашты.
-
На сцене – большая семья
Более 50 работников «Транснефть – Прикамья» и членов их семей стали участниками творческого смотра-конкурса, приуроченного к 30-летию ПАО «Транснефть». Конкурсное мероприятие прошло на базе корпоративного лагеря «Орленок» и в очередной раз доказало – таланта трубопроводчикам не занимать!
-
Районыбыз авылларында «Шәм җылысы» акциясенә кушылдылар
Урдалы авылы мәдәният йортында авылның актив апалары, китапханә һәм клуб хезмәткәрләре “Шәм җылысы” акциясен башладылар.
-
Бәйрәм көннәрендә Лениногорск поликлиникалары ничек эшләячәк?
Хастаханә һәм балалар стационары, ашыгыч ярдәмнең кабул итү пункты (приемный покой) тәүлек әйләнәсе эшли.
-
Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев «Барысы да җиңү өчен!» телемарафонында катнашачак
«Барысы да җиңү өчен!» Бөтенроссия акциясе кысаларында 23 февральдә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета » телеканалларында узачак телемарафон кунакларының берсе - махсус хәрби операциядә катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев булачак.
-
Татар эстрадасы йолдызлары «Барысы да Җиңү өчен!» марафонында катнашачак
Ватанны саклаучылар көнендә, ТНВ һәм ТНВ-Планета телеканалларында «Барысы да Җиңү өчен!» Бөтенроссия акциясе кысаларында узачак телевизион марафонында татар эстрадасы артистлары катнашачак.