Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Моряков исемендәге конференция республика шәһәр һәм районнарыннан эрудитларны җыйды

Шәһәрнең 2нче мәктәбендә ул көнне һәр почмактан нефть темасы бөркелеп тора иде, әнә күргәзмәләрдә нефть бораулау вышкасы, җанлы картиналар иде. Геология музее үз экспозицияләре белән сокландырды. Моряков исемендәге конференциягә килүчеләрне шулай үзенчәлекле итеп каршы алдылар.


Республиканың төрле районнарыннан килүче эрудитлар белем һәм тикшерү эшләрендә катнаштылар. Фәнни-практик конференция “Татнефть” ярдәме белән, компаниянең яшь хезмәткәрләренең инициатив проектлар конкурсы кысаларында узды. Конференция Татарстан нефтенең 80 еллыгына багышланды.

Форумга килүчеләрне интерактив күргәзмәләр белән каршы алдылар, мәктәп тарихы белән таныштырдылар. Форумны оештыручылар әйтүенчә, беренче турга 157 гариза килгән булган,  икенче турга 109 эш чыккан, аларның 120дән артык авторлары Лениногорскига, фәнни-эзләнү эшләрен якларга килде.

Укучыларны һәм студентларны 2нче СПК рәисе, “Татнефть” компаниясе директорлар советы әгъзасы Рафаил Нурмөхәммәтов, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, мәктәп директоры Ольга Платонова сәламләде.

“Без бүген мәктәптә конференциядә катнашучыларны кабат каршы алуыбызга шат. Өйрәнгән, эзләнгән темаларны экспертлар алдында уңышлы яклавыгызны телим. Конференциядә катнашу интеллектуаль үсеш ягыннан гына түгел, ә тормышның киләчәк эшен сайларга ярдәм итә ала. Гомумән алганда, һәр эш җәмгыять һәм ил үсеше өчен бик кыйммәтле”, - дип билгеләп үтте Ольга Платонова.

Яшь интеллектуаллар үзләренең ачышлары, эшләнмәләре, уйлап табулары турында 14 секциядә сөйләделәр, шулай ук конференциядә “Татарстан нефтенең 80 еллыгы. Кешеләр һәм вакыйгалар” секциясе дә эшләде.  Темалар фикерләрнең яңа булуы белән аерылып торды, укучылар җәмгыять тормышы өчен борчылганын күрсәттеләр, алар проблемаларны күреп, аны тикшерергә, эзләнергә тырышалар, үз карашларын тәкъдим итәләр.  Конференция эшендә нефть сервисы, авыл хуҗалыгы, экологиянең актуаль сораулары читтә калмады. Сигезенче сыйныф укучысы Антон Григорьев Татарстан нефтенең 80 еллыгына багышланган секциядә катнашты. “Моннан дүрт ел элек туган як турында эзләнү эше белән конференциядә катнашкан идем. Бүгенге форумда нефтьче хатын-кызлар турындаэшемне якладым, аерым алганда Нурсинә Сөләйманованың хезмәт юлын өйрәндем, ул 40 еллап гомерен нефть промышленностенә биргән, беренче скважинаны бораулаган. Мин үземнең киләчәгемне дә нефть өлкәсе белән бәйле итеп күрәм. Нефтьче һөнәре горур яңгырый. Әти-әнием дә әлеге һөнәр ияләре”, - ди Антон.


Лениногорск нефть техникумы студентлары Александр Глухарев һәм Илнар Сухов юлларда куркынычсызлыкны арттыру буенча эш күрсәттеләр.  “Без үзебезнең проектны  «Акыллы юл» дип атадык. Аның асылы шунда: махсус датчиклар юллардагы хәлне, шулай ук трассадагы автомобиль транспортының техник торышын күзәтә. Барлык датчиклар бер челтәргә тоташтырылган, бу мәгълүмат алмашырга ярдәм итә, менә монысы фәнни эшебезнең төп сызыгы”, - ди студентлар.

Мәктәп директоры Ольга Платонова әйтүенчә, форум коронавирус инфекциясе пандемиясеннән соң беренче тапкыр офлайн форматта узган.

Эшләрне дистәләгән экспертлар: фән, мәдәният, мәгариф, «Татнефть» компаниясе вәкилләре бәяләде. Критерийлар булып авторларның мөстәкыйльлек дәрәҗәсе, сөйләм логикасы, фикерләүләрнең ышандырырлык булуы торды.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында .

Сергей Трусов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев