Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар өчен йолдызнамә (13-19 ноябрь)

КУЧКАР (21.03-20.04)ларны финанс өлкәсендә уңыш көтә. Акыл белән эш итсәгез, зуррак акча керер. Әмма барына да берьюлы тотынырга киңәш итми йолдызлар. Көнегезне планлаштырып кую отышлырак булыр. Сәламәтлек хакында да онытырга ярамый, дөрес туклана башлагыз. Атна ахырына эшкә дәртегез һәм көчегез артыр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар үзләрен һәрьяклап та күрсәтергә сәләтле. Сезнең алда...

КУЧКАР (21.03-20.04)ларны финанс өлкәсендә уңыш көтә. Акыл белән эш итсәгез, зуррак акча керер. Әмма барына да берьюлы тотынырга киңәш итми йолдызлар. Көнегезне планлаштырып кую отышлырак булыр. Сәламәтлек хакында да онытырга ярамый, дөрес туклана башлагыз. Атна ахырына эшкә дәртегез һәм көчегез артыр.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар үзләрен һәрьяклап та күрсәтергә сәләтле. Сезнең алда барлык юллар да ачык, мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз. Үз-үзегезне камилләштерү өчен яхшы вакыт. Шәхси тормыш турында да онытып җибәрмәгез. Күптән ошатып йөргән парыгызны кафега чакырыгыз. Романтик очрашулар дәвамлы булыр.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр өчен атна уңышлы булыр. Якыннарыгыз һәм дусларыгыз сезнең игътибарга мохтаҗ. Гел эш турында гына уйламагыз. Косметик ремонт ясау өчен уңышлы вакыт. Яңа эшкә алынганчы, башлаган эшне ахырына җиткерергә гадәтләнегез. Атна ахырында кәеф-сафа корганчы, китап укысагыз файдалырак булыр.


КЫСЛА (22.06-22.07)лар соңгы вакытта якыннары белән сөйләшүдән кача бугай. Бәлки куркуыгызны җинең, мөнәсәбәтләрне җайларсыз. Горурлык хисен җиңеп гафу үтенергә дә онытмагыз. Әйләнә тирәгездә кызыклы чаралар үтеп тора, катнашып файдалы мәгълүмат туплагыз. Сәяхәткә чыгу һәм дөнья күрү өчен уңай вакыт.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар зур премия алыр. Шатлыктан башыгыз әйләнмәсен, акчагызны «кара» көнгә калдырыгыз. Җитәкчегез сезне хөрмәт итә, карьера үсешендә дә ярдәм итәчәк. Бары тырышлык кына кирәк. Эшне алыштырырга уйлаучыларга тәвәкәлләргә киңәш итә йолдызлар. Якын кешегез белән мөнәсәбәтләр катлауланырга мөмкин.


КЫЗ (23.08-22.09)лар бу атнада белемен күтәрер. Квалификация күтәрү өчен дә уңай вакыт. Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләрне югары баскычка күтәрү өчен уңышлы чор. Аралашуда үзегезне кысмагыз, дуслар белән караоке җырларга барыгыз. Атнаның икенче яртысында тормыш, хобби һәм киләчәк турында уйланырсыз. Һәрхәлдә дә күңелсезләнеп утырырга кирәкми.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр һәрвакыт бар нәрсәгә дә шикләнеп карый. Шуңа мөһим карарларны кабул итү сезгә авыррак. Тирә ягыгыздагыларга бар нәрсәне сөйләп бетермәгез. Арада бар да дус түгел. Шәхси тоемлауга таяна ышана аласыз. Шәхси тормышта бар да җайланып килә, сөйгәнегезгә игътибарны кызганмагыз. Бар да әйбәт булачак.


ЧАЯН (24.10-22.11)нарга парлары белән мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерергә вакыт. Үз-үзегезгә бикләнмәгез, кыенлыкларны җиңәргә өйрәнегез һәм ачык булыгыз. Эштә хезмәттәшләргә ачылып бетмәгез, дистанция саклагыз. Бәйрәмнәрне, туган көннәрне тыныч һәм артык акча түкми генә үткәрегез. Барыбер дуслар рәхмәт әйтмәс. Зур сатып алулардан тыелып торыгыз.


УКЧЫ (23.11-21.12)ларга максатка ирешү өчен тырышырга туры килер. Атнаның беренче яртысында финанс кереме көтелә. Күп эшләү һәм тырышлык һичшиксез уңыш китерер. Сәламәтлекне кайгыртырга онытмагыз, урамда салкын - җылы киенеп йөрегез. Эмоциональ һәм физик арыганлык вирус йоктырырга сәләтле.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә китап укып, белем тупларга вакыт. Уңыш һичшиксез сезнең якта. Шәхси фронтта мавыктыргыч очрашу, маҗаралы танышу көтә. Бу интернет аша танышу да булырга мөмкин. Яллар кәефегезне төшерер, дусларыгыздан канәгатьсезлек хисе туар. Планнар җимерелү дөнья бетә дигән сүз түгел, ә кемнең дус кемнең дошман икәненә төшенер өчен менә дигән мөмкинлек.


СУКОЯР (19.01-18.02)лар киләчәккә план төзер һәм тупланган акчаны кая юнәлдерү турында фикер сөрер. Әүвәл җиде кат уйлагыз, югыйсә барыннан да колак кагу ихтимал. Туганнарыгызның хәлен белешү өчен уңайлы чор. Якыннарыгызга проблемаларын хәл итәргә булышыгыз. Фатирда ремонт эшләре башлар вакыт.


БАЛЫК (19.02-20.03)ларга сүздән эшкә күчәр вакыт җитте. Яңа елга якыннарыгызга бүләк ясау өчен эштә җиң сызганып эшләргә туры килер. Тир яктагылар үз борчулары белән башыгызны катырса да, дорфа булмагыз, киресенчә хәлгә керә белегез. Сөйгәнегез белән ачыктан ачык сөйләшеп, мөнәсәбәтләргә ачыклык кертегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев