13 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, хәерле иртә!
-
Лениногорскилылар өчен йолдызнамә (13-19 ноябрь)
КУЧКАР (21.03-20.04)ларны финанс өлкәсендә уңыш көтә. Акыл белән эш итсәгез, зуррак акча керер. Әмма барына да берьюлы тотынырга киңәш итми йолдызлар. Көнегезне планлаштырып кую отышлырак булыр. Сәламәтлек хакында да онытырга ярамый, дөрес туклана башлагыз. Атна ахырына эшкә дәртегез һәм көчегез артыр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар үзләрен һәрьяклап та күрсәтергә сәләтле. Сезнең алда...
-
Түбән Камада үсмер газ белән агуланган
Түбән Камада үсмер газ белән агуланган. 17 яшьлек үсмернең үле гәүдәсе дустының фатирында табылган. Аның тәнендә бернинди яра эзләре табылмаган, янәшәсендә газ баллончиклары булган. Бу хакта NTR-24.RU сайтындагы хәбәрдә җиткерелә. Басма мәгълүматлары буенча, үлемнең беренчел сәбәбе - таныш түгел матдә белән агулану. Дустының сүзләренә караганда, урамда йөргәндә ул үзен начар...
-
Татарстан синоптиклары томан һәм көчле җил булачагын кисәтә
Бүген Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре Татарстанда һава шартлары бозылу турында кисәтү таратты. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бүген көннең икенче яртысында, шулай ук 14 ноябрьдә төнлә һәм көндез республикада урыны белән, шулай ук Казанда томан хасил булачак. Моннан тыш, Татарстанда, шулай ук Казанда көчле көньяк-көнчыгыш җиле...
-
Чикмәнле бәрәңге эч кибүдән ярдәм итә
Анда бананга караганда клетчатка биш тапкырга күбрәк туплана. Димәк, кабыклы бәрәңге эчне катырмый, киресенчә, эч кипкәннән ярдәм итә һәм токсиннарны чыгара дигән сүз. Ул шулай ук холестеринны киметә, кандагы шикәр күләмен көйли. Чикмәнле бәрәңге - С витамины чыганагы. Ул тимерне үзләштерергә ярдәм итә, кан тамырларына уңай йогынты ясый, вируслардан, инфекцияле...
-
Вак акча кире әйләнешкә кайта
Татарстанда халыкның копилкаларыннан вак акчаны кире әйләнешкә кайтармакчылар. ТР Милли банкы шундый акция игълан иткән. Ведомство пресс-релизында бәян ителгәнчә, бу "еш кына кешеләрнең копилкаларында яткан яки үз билгеләнеше буенча файдаланылмаучы" акчаларны кире кайтаруны күздә тота. Һәр кешедә уртача 441 данә, яки 1 кг вак акча саклана, дип саный Милли банк....
-
Татарстан стал лидером России по созданию комфортной городской среды
Итоги ежеквартального рейтинга регионов озвучил на семинаре по вопросам ЖКХ министр строительства Росии Михаил Мень. Татарстан стал лидером России по созданию комфортной городской среды, сообщает «Интерфакс». Как озвучил на семинаре по вопросам ЖКХ министр строительства Российской Федерации Михаил Мень, Татарстан, Калужская область и Чечня по результатам второго ежеквартального рейтинга регионов...
-
Лениногорскида бадминтон уйнадылар
Узган шимбәдә шәһәрдә бадминтон буенча Беренчелек узды. Анда уку йортлары һәм предприятие-оешмалар катнашты. Шәхси зачетта ир-егетләр арасында урыннар түбәндәгечә бирелде: 1. Друк Владимир Васильевич 2. Дьячков Алексей Дмитриевич 3. Сушков Данил Сергеевич Хатын-кызлар арасында: 1. Гумирова Люция Камилевна 2. Анисимова Регина Алексеевна 3. Кузьмина Елена Юрьевна Гомумкоманда зачетында предприятие-оешмалар арасында...
-
Алманы сода белән юарга кирәк
Белгечләр җиләк-җимешне юу өчен иң кулае чәй содасы дигән фикергә килгән. Тәҗрибәләр күрсәткәнчә, алар өслегендәге химикатлар сода эремәсе белән генә бетә. 12 минут дәвамында юып торганнан соң, алмадагы тиабендазол - 80 процентка, фосмет 96 процентка юылган. Су белән генә юып, әлеге химикатлардан котылып булмый ди. http://shahrikazan.com/ фото: http://gaianews.it/wp-content/uploads/1090192137-1423.jpg
-
КАН ТАМЫРЛАРЫ КИҢӘЙГӘНДӘ ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ
Аяктагы веналар (кара кан тамырлары) мускул тукымалары үтә. Мускуллар кыскарганда тамырлардагы кан кысып чыгарыла. Димәк, мускуллар насос ролен үтәп, кан әйләнешенә ярдәм итә, канның тоткарлануын булдырмый, тамыр стеналарын массажлый, чыныктыра. Шуңа күрә кан тамырлары киңәйгәндә мускулларны бер кыскарту, бер йомшартуга юнәлдерелгән физик күнегүләр ясарга кирәк. Бу - йөгерү, җәяү йөрү,...
-
Татарстанда бер ир өч ел буе яшүсмер кызын көчләүдә гаепләнә
Коточкыч хәл Әгерҗе шәһәрендә булган. Үги кызы дип ялгыша күрмәгез, машинист булып эшләүче 40 яшьлек ир үз газиз кызын көчләүдә гаепләнә. Кыз кемгә дә булса сөйләргә курка, шулай да, вәхшилеккә түзә алмыйча серне әбисенә чишә. Чираттагы бер бәйләнүендә әтисен телефон камерасына төшереп өлгергән бала полициягә мөрәҗәгать итә. Бүгенге көндә әлеге...
-
новости
-
Ноябрьдә Татарстанны сакалбайлар басачак
Ноябрьдә сакаллы ир-атлар артып китсә, гаҗәпләнергә кирәкми. Республикада "БороДабрь" акциясе башланды. Бу чарада катнашырга теләгән ир-атлар сакалларын кырып атып, ай дәвамында аны үстерергә тиеш була. Беренче карашка кызык тоелган акциянең максаты күпкә җитди. Чараны оештыручылар шул рәвешле ир-атларда онкология авыруларын кисәтергә уйлый. Бу акция беренче тапкыр 1999 елда Австралиядә уздырылган...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә тәмле аш пешерү серләре
Сыер итеннән пешерәсе булсагыз, шулпага калак сөяге әйбәт була. Тавык шулпасы өчен бербөтен тавык салып пешерегез. Борщ өчен кабырга ите яхшы. Токмачлы ашка - тавык. Шурпа өчен - сарык ите, кабырга турысы. Ашка дигән итне, каны агып бетсен өчен, 25 минут юарга кирәк. Итне бүлгәләмичә салсагыз, шулпа тәмлерәк була. Итне...
-
Лениногорскида "Үлемне кайда саталар, хәбәр ит" акциясе башланды
13-24 ноябрьдә ил буенча, шул исәптән Лениногорскида "Үлем белән кайда саталар, хәбәр ит" наркотикларга каршы бөтенроссия акциясе узачак. Ул наркотикларның законсыз әйләнеше, аларны куллануны профилактикалау максатларында уза. Акция барышында " кайнар линия" эшләячәк. Аның буенча теләсә-кем наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле затлар, аларны пропагандалаучы интернет-сайтлар, китерү каналлары турында хәбәр итә...