Бүгенге көндә социаль челтәрне кулланмаган кеше юктыр ул. Дустыңның яисә туганнарыңның хәлен белү, аралашу өчен социаль челтәрләр һәм хәзер киң таралган «ватсап»ны кулланып аралашабыз. Ул гына да түгел фото, видеолар җибәреп бер-беребезне шатландырабыз. Элегрәк бу рольне хат башкара иде.
Хат язарга вакытым юк, дигән сүзләрне еш ишетсәк тә, әлегә хат...
Бүгенге көндә социаль челтәрне кулланмаган кеше юктыр ул. Дустыңның яисә туганнарыңның хәлен белү, аралашу өчен социаль челтәрләр һәм хәзер киң таралган «ватсап»ны кулланып аралашабыз. Ул гына да түгел фото, видеолар җибәреп бер-беребезне шатландырабыз. Элегрәк бу рольне хат башкара иде.
Хат язарга вакытым юк, дигән сүзләрне еш ишетсәк тә, әлегә хат язучылар бар дип белдерә почта хезмәткәрләре. Статистикага күз салсаң, Татарстанда соңгы ун елда язма хатлар алышу 2,6 тапкыр арткан.
Лилия, тәрбияче: - Интернет заманында нинди хат ул диярсез? Ышанасызмы, юкмы... Мин хәзер дә хат язам һәм хатлар алырга аларны укырга бик яратам. Мәскәүдәге туганнарым белән күрешмәгәнгә байтак еллар. Барыбыз да дөнья куабыз, очрашырга вакыты да җае да чыкмый. Шунлыктан бер-беребезгә хат юллыйбыз. Моннан тыш, ватсаптан балаларыбызның күңелле мизгелләрен видеога төшереп җибәрешәбез. Заманадан калышмыйча, интенет аша да аралашып,хәл белешеп торабыз.
Илнур, эретеп ябыштыручы: - Әлбәттә, хат язам. Авылда яшәүче газиз әниемә хат язам. Укыганда еш кайтылса да, эшкә кергәч кайтулар сирәгәйде. Авылда интернет тотып бетерми, шуңа күрә хат язып аралашабыз. Элегрәк әле мәктәптә укыганда хатларны еш яза идек. Аеруча кызлар белән. Дәрестә запискалар, аннан телефоннар чыга башлагач смс, ә шәһәр кызлары белән гадәти хат языша идек.
Алсу, кадрлар белән тәэмин итү бүлеге хезмәткәре: - Нинди хат? Кеше көлдермәгез инде. Бу заманда кем хат язсын? Юк, язмыйм да, язырга да җыенмыйм. Вакыт әрәм итеп язып утырырмын ди. Кемгә кирәк ул. Хәзер таш гасыр түгел бит. Телефоннан көненә ничә тапкыр шалтыратып хәл белергә була. Һичьюгы скайп аша сөйләшергә була. Ә күрешүгә килгәндә, һәркайсыбызның кулында машина. Утырдың киттең.
Айгөл,тренер: - Беренче тапкыр хат язуым әле дә исемдә. 7 нче сыйныфта укыганда газетка танышу рубрикасына язган идем. Аннан бер малай белән танышып, шактый гына язышканым хәтердә. Ә хәзер сирәк булса да еракка күчеп киткән иптәш кызлар белән язышам. Интернет аша язуга караганда кулдан язган хатны укуы да рәхәтрәк. Конвертны ачуга да тәмле кәгазь исе килә.
Ралина, сатучы: - Хәзер хат язганым юк. Әмма ике ел элек энекәш хәрби хезмәткә киткәч, рәсемнәр ясый-ясый хат языштык. Югыйсә телефоннан да сөйләшкәли идек. Шулай да кулга сагынып көткән кешеңнән хат алгач, рәхәт булып китә. Тел белән әйтеп аңлатып бетерә алмаслык дулкынлану катыш сагыну хисе ул. Хәзер сагынам шул вакытны. Хат алырга бик теләр идем, ләкин язучы гына юк!
Сорашты: Люция Габитова
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев