Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларга кара бөҗәкләр һөҗүм итә

"70 яшемә җитеп мондый галәмәтне күргәнем юк иде. Кара төстәге коңгызмы яисә тараканмы ул - белмибез, тик без аларның "һөҗүменә" тарыдык бит әле. Үзләре шундый зур, тавышлары әллә нинди куркыныч. Алар белән ничек көрәшергә дә белмибез", дип шәһәрнең Коммунальников урамында яшәүче Вәсилә Фатыйхова редакциягә шалтыратты. Аның әйтүенчә, кич белән караңгы...

"70 яшемә җитеп мондый галәмәтне күргәнем юк иде. Кара төстәге коңгызмы яисә тараканмы ул - белмибез, тик без аларның "һөҗүменә" тарыдык бит әле. Үзләре шундый зур, тавышлары әллә нинди куркыныч. Алар белән ничек көрәшергә дә белмибез", дип шәһәрнең Коммунальников урамында яшәүче Вәсилә Фатыйхова редакциягә шалтыратты.
Аның әйтүенчә, кич белән караңгы төшкәч, урам яктырткычлары кабынгач, шуның тирәсендә бөҗәкләр күче белән очып әйләнеп йөриләр икән. "Аннан йорт тәрәзәсенә шундый каты тавыш белән килеп бәреләләр, хәтта куркыныч булып китә. Икенче көнне тәрәзә асларына чиләк белән су куеп калдырдым. Иртән карыйм, шуның эченә кергәннәр.
Бу бөҗәкләр төнге, ахрысы, ник дигәндә, иртәнге дүртләр тирәсендә чиләктән чыгарга маташалар, кояш яктысы төшә башлагач, сәгать сигезләргә таба кымшанмыйлар. Шунысы гаҗәп: йорт янындагы агачларга кошлар ияләшкән иде, бу бөҗәкләр аларны да куркытты бугай, берничә көн буена барысы бергә югалып тордылар.
Оныклар да бу хакта борчылып, Интернеттан мәгълүматлар эзләгән. Баксаң, Бөгелмә, Түбән Кама кебек шәһәрләрдә дә шундый проблема бар икән. Йортның мансардына да керделәр", дип сөйләде Фатыйховлар гаиләсе.
Әлеге күренешкә "Республикада Гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең Лениногорск филиалы белгече Руслан Абзалов җавап бирә.
- Халыкны борчый торган бөҗәк ул - май коңгызы дип атала. Кеше сәламәтлеге өчен алар куркыныч тудырмый. Ә менә алар ярмалар ярата, эченә кереп, продуктны әрәм итәргә мөмкин. Май коңгызы быел гына барлыкка килмәде, узган елда да бар иде, игътибар итмәгән булганнардыр. Былтыргы кызу һава торышыннан соң алар дымлы, салкынча җир эзләп өйгә керәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев