Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларны Монумент янына бәйрәмгә чакырабыз

22 май көнне 15.00 сәгатьтә "Лениногорскнефть" идарәсе Нефть монументы янына 2 нче социаль-педагогик комплексның традицион бәйрәменә чакыра. Бәйрәм СПК-2нең - 15 һәм Валентин Шашинның 100 еллыгына багышлап үткәрелә. Театральләштерелгән күренеш, ел саен үткәрелүче конкурс җиңүчеләренә премияләр тапшыру, Монумент янында яраткан артистларның чыгышы сезне битараф калдырмас. Күпсанлы мәйданчыкларда кулланма-сәнгать күргәзмәсе, халык...

22 май көнне 15.00 сәгатьтә "Лениногорскнефть" идарәсе Нефть монументы янына 2 нче социаль-педагогик комплексның традицион бәйрәменә чакыра.


Бәйрәм СПК-2нең - 15 һәм Валентин Шашинның 100 еллыгына багышлап үткәрелә.

Театральләштерелгән күренеш, ел саен үткәрелүче конкурс җиңүчеләренә премияләр тапшыру, Монумент янында яраткан артистларның чыгышы сезне битараф калдырмас. Күпсанлы мәйданчыкларда кулланма-сәнгать күргәзмәсе, халык уеннары һәм уен-көлке, шахмат ярышлары оештырылачак. Нефтьчеләр аллеясында урын алачак аттракционнарда балаларга уйный-шаяру мөмкинлеге булачак. Тамак ялгап алырга теләүчеләр өчен сәүдә нокталары эшләячәк.

Бәйрәм кич белән Никахлашу сарае каршындагы мәйданчыкта дәвам итәчәк, моңа кадәр Лениногорскида чыгыш ясамаган артистлар катнашында концерты булачак.

СПК-2 бәйрәме - ул һәрвакыт онытылмас тәэсирләр һәм тирән кичерешләр диңгезе.

Рәхим итегез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев