17 май 2016 яңалыклары
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Әбдрәкыйпов: "Кызыбыз әнисенә охшаган"
Вәсиләнең арабыздан китүенә өч айдан артык вакыт үтте. Тик бу югалтуга һаман да ышанып булмый. Әле дә булса радиода аның җырлары яңгырый, телевизордан клипларын күрсәтәләр... Уфада концерты да булды. Тик үзе ул сәхнәдә урнашкан экран аша гына тамашачысына елмайды... Аның истәлегенә багышланган концерт тулы зал белән үтте. Билетлар кассаларда бер...
-
Югалган Сөләйман хәзрәттән хәбәр юк: мөфти дога кылырга чакыра
Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, "Нурулла" мәчетенең икенче имамы булган Сөләйман хәзрәт Зариповның хәбәрсез юкка чыгуы буенча әлегәчә бернинди яңалык юк. Бу хакта бүген каләм әһелләре белән очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде. - Бу вакыйга барыбызны борчуга салды. Сөләйман хәзрәт республикада танылган дин әһеле иде....
-
Кукмара районында 14 яшьлек малайның үзенә кул салуында хокук бозу очрагы ачыкланган
Кукмара районында 14 яшьлек малайның үзенә кул салу очрагында балиг булмаганнарга карата хокук бозу ачыкланган. Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре вакытында профилактика эшләре алып бармаган, ә Олыяз авылы авылы мәктәбе педагоглары вакытсыз шәхес үзенчәлеген һәм психологик халәтен анализлаган булып чыга. Исегезгә төшерәбез: 15 апрельдә Балыклы авылында яшәүче малай печәнлектә үзенә кул салган...
-
Лениногорскида "Йолдызлы старт" үтте (фотолар)
16 майда шәһәребезнең мәдәният сараенда "Звёздный старт" дип аталган отчёт концерты узды.
-
Эш эзләүче лениногорскилылар чакырыла
18 майда мәшгульлек үзәге белгечләре эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк. Анда ООО «Водоканал», ООО «Самитек-М», ООО «Агрофирма Ялтау», ООО «Шифа», ООО «Контакт-С», ООО «Оптовик», ООО «Лениногорские тепловые сети», ГБУ «Лениногорский детский дом», ГАУЗ «Лениногорская ЦРБ», ООО «Альдем» прелприятиеләренең кадрлар бүлеге вәкилләре катнашачак. Эш эзләүчеләргә менеджер, бухгалтер, машинист АГП, слесарь, автомобиль йөртүче,...
-
Татарстанда югалган 4 кешене эзләү дәвам итә (фотолар)
Чулман елгасында 5 кеше утырган көймә әйләнеп капланган иде.
-
Лениногорскилыларны Монумент янына бәйрәмгә чакырабыз
22 май көнне 15.00 сәгатьтә "Лениногорскнефть" идарәсе Нефть монументы янына 2 нче социаль-педагогик комплексның традицион бәйрәменә чакыра. Бәйрәм СПК-2нең - 15 һәм Валентин Шашинның 100 еллыгына багышлап үткәрелә. Театральләштерелгән күренеш, ел саен үткәрелүче конкурс җиңүчеләренә премияләр тапшыру, Монумент янында яраткан артистларның чыгышы сезне битараф калдырмас. Күпсанлы мәйданчыкларда кулланма-сәнгать күргәзмәсе, халык...
-
Лениногорскилылар, сак булыгыз: талпан тешләүдән зыян күрүчеләр саны арткан
Язгы сезон башыннан Татарстанда талпан тешләүдән зыян күрүчеләр саны 1100гә җиткән. Медицина оешмаларына мөрәҗәгать итүчеләрнең 204е - балалар. Бу - 12 майга булган саннар. Бу хәбәрне Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җиткерә. http://www.vatantat.ru
-
Ураза бәйрәме көне, фитыр сәдакаcы күләме билгеле булды
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзалары һәм казыйлар катнашында җыелыш үтте. Анда Рамазан аена кагылышлы карарлар кабул ителде. Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә таравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән. 2016 елга зәкят...
-
Бөгелмәле Лениногорск урамнарын себерәчәк
Бөгемәле юл кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләмәү сәбәпле 250 сәгать Лениногорск урамнарын себерәчәк, дип хәбәр итә суд приставларының матбугат хезмәте. Әлеге ир ЮХИДИ штрафларын вакытында түләми. Шуңа да аңа карата 5 административ беркетмә төзелә һәм 5 меңлек штраф салына. Тик бөгелмәле аларны да түләми. Шул сәбәпле эше Лениногорск суд приставларына...
-
Татарстанда фаҗига: әниле-уллы янып үлгән (фотолар)
Буа районы Исәк авылында фаҗига булган: әниле-уллы янып үлгән. Янгын сүндерү бүлегенә йорт яну турында хәбәр иртәнге сәгать 9да килеп ирешә. Фаҗига урынына беренче булып "Авангард" агрофирмасыннан, күрше Чуашстан Республикасының Яльчек районыннан, күрше авыллардан шәхси хуҗаларның янгын сүндерүгә көйләнгән техникасы килә. Коткаручылар килеп җиткәндә 5х5 метр үлчәмле бүрәнә йортның, 5х2,5...
-
Лениногорскида музейлар көненә әзерләнәләр (фотолар)
18 май - Халыкара музейлар көне. Әлеге уңайдан Туган якны өйрәнү музее балалар бакчасы сабыйлары һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен танып-белүгә ярдәм итә торган яңа уен программасы әзерләде. Ул "Киндер күңел ачулары" дип атала. Күптән түгел музейга, беренчеләрдән булып, 12нче лицейның 2"В" сыйныфы укучылары килеп, уенда катнашты инде. Аларны осталарның...
-
Май аенда Татарстан юлларында 16 кешенең гомере өзелгән
13-15 май көннәрендә Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә руль артына утырган 86 машина йөртүчене тоткарлаган. Моннан тыш тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 266, балаларны махсус креслога утыртмауның - 208, куркынычсызлык каешы эләктермәүнең 1248 очрагы теркәлгән. Май аеның 15 көнендә Татарстан юлларында кеше сәламәтлегенә зыян китерергән 161 транспорт...
-
Лениногорскида җылы һава торышы көтелә
Явым-төшем көтелми: җылыта
-
Хәерле иртә! Көнегез уңышлы булсын!