Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Шөгер авылында яшәүчеләр хастаханәсез калырбыз дип курка

Шөгерлеләрнең 2013 елны уңышлы булды дип әйтергә тулы хаклары бар. Март аенда узган район һәм шәһәр советы депутатларының отчет сессиясендә авыл җирлеге башлыгы Надежда Вакулюк "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка Шөгергә балалар бакчасы кирәк һәм юллары бик начар, дип ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Шәфәгать Фәхразович шунда ук: "Ярдәм...

Шөгерлеләрнең 2013 елны уңышлы булды дип әйтергә тулы хаклары бар.
Март аенда узган район һәм шәһәр советы депутатларының отчет сессиясендә авыл җирлеге башлыгы Надежда Вакулюк "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка Шөгергә балалар бакчасы кирәк һәм юллары бик начар, дип ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Шәфәгать Фәхразович шунда ук: "Ярдәм итәрбез", диде. Ә аның вәгъдәсендә торганы һәркемгә мәгълүм. Җәй айларында нефтьчеләр ярдәме белән берничә урамга асфальт юл түшәлгән, кайберләренә өлешчә генә булса да таш җәелгән. Шулай ук 100 урынга исәпләнгән балалар бакчасына да нигез салу эше бара. Полиция участковые өчен йорт та төзелеп бетү дәрәҗәсендә. Тагын бер яңалык: киләсе елда биредә "Авыл клубы" республика программасы буенча яңа мәдәният йорты төзү планлаштырыла.
Авылны төзекләндерү буенча башкарылган һәм киләчәктә планга кертелгән эшләр байтак, әмма бүгенге көндә шөгерлеләрне генә түгел, тирә-яктагы авыл кешеләрен Шөгер участок хастаханәсендәге үзгәрешләр борчый. Яңа елдан биредә авыру көндез генә дәваланып, төнгә өенә кунарга кайтачак.
"Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы карары белән, 2014 елда Лениногорскида 67 койка кыскартылып, көндезге генә булып калырга тиеш, аның 35е - Шөгер хастаханәсендә", диде үзәк район хастаханәсе баш табибы Наил Нигъмәтуллин. Тик аның җавабыннан канәгать калмадылар. "Бүген көндез эшли торган итеп калдырасыз, иртәгә бөтенләй ябып куярсыз, күпме кеше эшсез калачагы турында уйлыйсызмы?" дип залдагылар ризасызлыгын белдерде. "Тирә-күрше авылларда яшәүчеләргә нәрсә эшләргә? Төнлә белән кискен хәл килеп туса, беренче ярдәм күрсәтүче дә калмый икән, барып җиттек, медицина бик нык "алга китте", диде бер олы яшьтәге абзый.
Биредә дә су мәсьәләсе актуаль булып чыкты. Шул ук "полив", су бәясеннән канәгать түгелләр бар, урамнардагы колонкаларны бетермәүне сорыйлар.
Ике меңнән артык халкы булган Шөгердә "Сбербанк" кассасының бетерелүе дә гаҗәп. Надежда Павловна әлеге мәсьәләнең өлешчә хәл ителүен әйтте. Атнага бер тапкыр "Сбербанк" хезмәткәре эшләячәк, түләүләрне кабул итәчәк.
Җир, милек өчен булган салымнар да бик авырлык белән җыела икән. "1 ноябрьгә санаулы көннәр калды, шул вакытка кадәр түләмәсәгез, пенялар булачак", дип кисәтте авыл җирлеге башлыгы. Авылдашларын урам, тирә-юньдә чисталык сакларга өндәде.
Элек поселок дип аталган, хәзерге вакытта авыл статусын йөртүче Шөгердә бүгенге көндә шундый хәлләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќыен