Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногосрк кызы парашют белән дә сикерер, сәяхәткә дә китәр

Соңгы кыңгырау бәйрәменә 11 нче гимназиягә баргач, алдынгы укучыларны бүләкләгәндә, директор Тәслимә Халикова XI сыйныф укучысы Эльвира Галимованың күп тапкырлар призлы урын яулавын әйтеп, мактап телгә алды. Мин шунда ук бу кыз белән якыннан танышырга дигән уйны күңелгә салып куйдым. Һәм менә каршымда Эльвира. - Эльвира, "туйдырды инде бу мәктәп,...

Соңгы кыңгырау бәйрәменә 11 нче гимназиягә баргач, алдынгы укучыларны бүләкләгәндә, директор Тәслимә Халикова XI сыйныф укучысы Эльвира Галимованың күп тапкырлар призлы урын яулавын әйтеп, мактап телгә алды. Мин шунда ук бу кыз белән якыннан танышырга дигән уйны күңелгә салып куйдым. Һәм менә каршымда Эльвира.
- Эльвира, "туйдырды инде бу мәктәп, тизрәк китәсе иде" дигән чактыр хәзер?
- Алай бик кистереп әйтә алмыйм. Китәсе дә килми, чөнки ныклы белем биргән укытучылар, сыйныфташлар кала, алар белән дә аерылышасы килми. Шул ук вакытта яңа тормышны күреп, яңа дуслар белән дә танышасы килә. Ләкин мәктәпне сагынып искә алачакмын, укыткан укытучыларыма рәхмәтле.
- Күптән түгел татар халкының тарихын өйрәнү буенча республика конкурсыннан III урын алып кайттың. Фәнни-эзләнү эшенә сине нәрсә этәрде?
- Бу конкурска дүрт нәсел агачын төзедем: әни һәм әти ягыннан икешәрне. Шәҗәрә төзүне күптән башлаган идем, ә фәнни эшкә үткән елның сентябрендә керештем. Шәҗәрәне барлауга Мәрьям әбием (әтинең әнисе), әти-әни, кирлегәчлеләр ярдәм итте. Бу эшне башкарганда никадәр әби-бабамнарны, авыл тарихын белдем. Минем өчен шулхәтле кызыклы һәм файдалы булды.
- Син гел "5"кә генә укыгансыңдыр инде? Кайсы фәннәрне күбрәк яраттың?
- Әйе, мәктәптә "бик яхшы" билгеләргә генә укыдым. Беренче укытучым әнием булса да, бернинди поблажка ясамады. Башта бераз читенрәк тә булды, чөнки әнигә ничек дәшәргә белмичә аптырап бетә идем. Әле дә "беренче укытучы" диюгә, әни буларак, остазым буларак та күз алдына килә. Гуманитар фәннәрне яраттым. Соңгы арада математика, физика фәннәренә тартыла башладым.
Туган елы: 19 май, 1995 ел
Туган урыны: Әлмәт
Яшәү урыны: Лениногорск, Тимәш авылы
Яраткан төсе: ак
Яраткан китабы: Джейн Остин "Гордость и предубеждение"
Яраткан җырчылары: Илназ Сафиуллин, Мөнир Рахмаев
Балачак хыялы: парашют белән сикерү
- Әти-әниеңнән нинди уңай сыйфатларга өйрәндең?
- Алар мине, шулай ук сеңелемне, орышып һәм кычкырып түгел, ә караш белән тәрбияләде. Әти бик пунктуаль кеше безнең, аңардан шул сыйфатны үземдә булдырдым. Әни дуслар белән тату булырга, конфликт-бәхәскә кермәскә өйрәтте.
- Ә үзеңдә нинди тискәре сыйфат бар дип уйлыйсың?
- Кешегә һәм үземә карата артык тәнкыйтьчән. Башкалардан яхшы сыйфатны эзләргә тырышам, табам, ләкин барыбер тәнкыйть күбрәк.
- Чәчең озын бугай? Кыстырып куйгансың, күренми генә....
- Әйе, озын, кистерергә уйламыйм. Мин әле төрле-төрле прическалар да ясарга яратам. V сыйныфта укыганда классташ кызларга иртән килеп чәч үрә идем.
- Мода буенча киенәсеңме?
- Иң мөһиме: кигән киемең уңайлы булсын. Күлмәкләрне бик яратып киям. Минемчә, күлмәк - гүзәл зат икәнлегеңне күрсәтүче өс киеме.
- Күз күрмәгән якка укырга китәр идеңме?
- Санкт-Петербургка укырга китәсем килде, әти белән әни риза булмады. БДИны уңышлы гына тапшырсам, теләгем - Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында уку.
- Син шундый шат күңелле кыз, гел елмаеп кына торасың. Һәрвакыт шулаймы?
- Бу сорауны күбесе бирә, уңай позитивны каян аласың дип аптырыйлар. Минем девиз да бит: Тормыш сиңа елмайсын өчен, башта аңа үзеңнең елмаюыңны бүләк ит. Гел елмаеп йөрергә тырышам, аннары, елмайган кеше озаграк яши дигән гыйбарә дә бар бит (көлә).
- Ә ачуың килгән чакта, аны ничек үткәреп җибәрәсең?
- Соңгы ике елда дзюдога йөрдем. Ачуны чыгарыр өчен шәп нәрсә. Манекенга бәргәлисең дә, җиңеләеп китәсең, бөтен тискәре эмоцияләр чыга. Өйдә дә "груша" белән бокс перчаткасы бар. Киләчәктә дә дзюдоны дәвам итәргә исәп.
- Шөгыльгә кереп киткәнбез икән инде, тагын нинди түгәрәкләргә йөрдең?
- Музыка мәктәбенә йөреп, пианино, гитарада уйнарга өйрәндем. Өйдә дә бу уен коралларында, вакыт булса, эч пошып китсә, уйнаштыргалыйм. Бассейнга, биюгә (бальный) йөрдем. Бию белән тагын шөгыльләнер идем әле, биисе килә. Ул матур, төз итеп йөрергә ярдәм итә бит. Гомумән, мин бер урында, тик торырга яратмыйм, автобус озаграк килмичә торса да, икенче тукталышка китәм.
- Шундый талантлы булуыңа оеткы салынганмы әллә?
- Әни әйтүенчә, бик иртә сөйләшә башлаганмын. Бәләкәйдән үк, әни, Зөмәрә апа такмаклар өйрәтте, мин шуларны сөйләп йөри идем. Аннары театр түгәрәгенә язылдым. Кеше алдында үзеңне ничек тотарга, аралашырга миңа ул нык ярдәм итте. Болар барысы да тәэсир итмичә калмагандыр.
- Синдәй кызларның киләчәккә хыялы юк түгелдер?
- Хыял зурдан, белмим инде, чынга ашармы? Автостоп белән сәяхәткә китәсем, Америка, Европаны күрәсем килә.
АВТОРДАН: Эльвира бик аралашучан булып чыкты, рәхәтләнеп сөйләштек. Ул әле миңа 2 ел рәттән "Сәләт" лагерена баруын, анда яңа дөнья ачуын, киләчәктә әйдәманнар мәктәбендә укып,вожатый буларак үзен шунда сынап карыйсы килүен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев