13 июнь 2013 яңалыклары
-
Лениногорскида ташландык бакчалар күп
Шәһәр тирәсен уратып алган ташландык бакчаларны күргәч, йөрәк әрни. 15-20 ел элек гөрләп утырган, чүп утарга, су сибәргә, җиләк-җимеш җыярга килгән шәһәрлеләрдән гөж килеп торган бакчаларда хәзер үле тынлык, кеше биеклеге үскән, корыган чүп үләннәре генә җил искәндә кыштырдап куя. Яр Чаллы, Түбән Кама, аеруча Казан шәһәрендә яшәүчеләрдән: "Бакчаны ташладык",...
-
Татарстан мөфтие – Лениногорскида булып китте
Лениногорскида эшлекле визит белән Татарстан мөселманнар Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин булып китте. Ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашып, үсеп килүче буынга әхлак тәрбиясе бирүдә муниципалитет һәм мөхтәсибәтнең үзара эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләште. Татарстан мөфтие "Ихлас" мәчетендә авыл имамнары белән очрашты, аларга яңа таныклык тапшырды. Камил хәзрәт...
-
Карабашта аквапарк ачылды
Шушы көннәрдә Карабаш поселогында аквапарк ачылды. Әлеге тантана күпсанлы кунаклар катнашында бәйрәм төсендә үтте. «Татнефть» җәмгыяте аны көньяк-көнчыгыш регион халкына Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан бүләк итте. Аквапаркны ачу тантанасында «Татнефть» җәмгыяте генераль директорының гомуми сораулар буенча урынбасары Федор Щелков, «Лениногорскнефть» идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов,...
-
Лениногосрк кызы парашют белән дә сикерер, сәяхәткә дә китәр
Соңгы кыңгырау бәйрәменә 11 нче гимназиягә баргач, алдынгы укучыларны бүләкләгәндә, директор Тәслимә Халикова XI сыйныф укучысы Эльвира Галимованың күп тапкырлар призлы урын яулавын әйтеп, мактап телгә алды. Мин шунда ук бу кыз белән якыннан танышырга дигән уйны күңелгә салып куйдым. Һәм менә каршымда Эльвира. - Эльвира, "туйдырды инде бу мәктәп,...
-
Лениногорск егетләре галим абыйлары белән
Керкәле мәктәбендә республикакүләм Җәмит Рәхимов укулары үткән иде. Анда Казаннан бик күп мәртәбәле кешеләр килде. Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров, галим, Татарстанның фән эшлеклесе Әнвәр Хәйри дә бар иде. Шунда Керкәле мәктәбен тәмамлап, хәзер нефть техникумында укучы ике егет чыгыш ясады. Аларның язмасын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Галим булу...