Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөэмин-Карайтадагы ФАПка ремонт кирәк

Мөэмин-Каратай авылында узган җыенда әнә шул проблеманы кузгаттылар. Медпункт мәдәният йорты бинасында урнашкан. Биредә косметик ремонт белән генә җиңәрлек түгел, диделәр. Җыенда район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, авыл башлыгы Әнисә Ханнанова, участок полициясе уполномоченные Илфат Ярмиев, авыл халкы катнашты. Авылда 248 кеше яши, пенсия яшендәгеләр - 93. Иң өлкән...

Мөэмин-Каратай авылында узган җыенда әнә шул проблеманы кузгаттылар. Медпункт мәдәният йорты бинасында урнашкан. Биредә косметик ремонт белән генә җиңәрлек түгел, диделәр.

Җыенда район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, авыл башлыгы Әнисә Ханнанова, участок полициясе уполномоченные Илфат Ярмиев, авыл халкы катнашты.

Авылда 248 кеше яши, пенсия яшендәгеләр - 93. Иң өлкән кешегә 93 яшь, иң яшь балага - 2 ай.

Мал саны да күп түгел, 22 баш - савым сыеры, атлар - 6, кәҗә - 10, сарыклар- 60 баш исәпләнә.

Узган ел мәчеттә зур эшләр башкарылган: пластик тәрәзләр куелган, котел урнаштырылган, тышкы ягы профнастил белән тышланган. Шулай ук үзара салым акчасына Октябрь урамының бер өлешенә вак таш җәелгән.

Мөэмин-Каратайның ничек көн итүе турында, проблемалары хакында "Заман сулышы"ның алдагы санында укыгыз.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев