23 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, игътибар! Һава торышының кискен үзгәрүе көтелә
Синоптиклар Татарстанда һава торышында кискен үзгәрешләр булачагы хакында кисәтә. 23 гыйнварның 22:00 сәгатеннән 24 гыйнварның 18:00 сәгатенә кадәр республикада һава торышы начараюы көтелә. Бу вакыт аралыгында көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 16м/секундка җитүе, буран вакытында күз күременең 1000метрдан кимрәк булуы хәбәр ителә. Юлларда бозлавык һәм карт көртләре булу сәбәпле сак һәм...
-
Күрше районда машина яндырганнар
22 гыйнвар көнне төнге 12 туларга 1 минут вакыт калганда, янгын күзәтчелеге бүлегенә Бөгелмә районының Берёзовка посёлогында янгын чыкканлыгы турында хәбәр итәләр. Вакыйга урынына барып җиткән янгын сүндерүчеләр Chevrolet Lacetti һәм "ВАЗ 2114" машиналарының януын күрә. Беренчесенең салонында ут дөрләсә, икенчесенең моторлы өлеше яна. Уттан гомуми зарар күргән мәйдан 4,5...
-
Мөэмин-Карайтадагы ФАПка ремонт кирәк
Мөэмин-Каратай авылында узган җыенда әнә шул проблеманы кузгаттылар. Медпункт мәдәният йорты бинасында урнашкан. Биредә косметик ремонт белән генә җиңәрлек түгел, диделәр. Җыенда район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, авыл башлыгы Әнисә Ханнанова, участок полициясе уполномоченные Илфат Ярмиев, авыл халкы катнашты. Авылда 248 кеше яши, пенсия яшендәгеләр - 93. Иң өлкән...
-
Лениногорскилы Камәрия әби Ситдикованы юбилее белән котладылар
Бүген, 23 гыйнвар көнне, Камәрия Нуретдин кызы Ситдиковага 90 яшь. Камәрия әби Лениногорск районы Яңа Үтәмеш авылында ишле гаиләдә туа. Сабый чагында ук әтисез кала. Салкын тиюдән әтиләре үлеп китә. Авыр сугыш елларында Камәрия әби колхозда эшли. - Җир сөрергә, иген игәргә, авыр эштә эшләргә туры килде, - дип искә...
-
Лениногорскилылар игътибарына. Яңа елдан ОСАГО полисын алуда үзгәрешләр
ОСАГО полисларын бирүгә лицензиясе булган барлык иминият компанияләре 2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә ОСАГО килешүләрен электрон рәвештә төзергә тиеш. ОСАГО турындагы законга үзгәрешләр Россия Банкы тарафыннан кертелде. Электрон полисларны ирекле сату 2015 елның 1 июленнән гамәлгә ашырыла башлаган иде. Бу вакыт аралыгында берничә йөз мең электрон полис сатылган....
-
Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы "Безнең яңа укытучыбыз" гранты кысаларында бәйгеләр башлану турында хәбәр итә
Февральдә "Безнең яңа укытучыбыз" гранты кысаларында бәйгеләр башлана. "Безнең яңа укытучыбыз" гранты республикабыз мәктәпләре, гимназияләренә югары белем бирү йортын, педагогия көллиятләрен тәмамлаучы иң яхшы студентларны, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларын җәлеп итү максатыннан оештырыла. Бәйгенең беренче этабы 2017нче елның февраль-март айларында уза. Бу этапта Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары...
-
Лениногорскилылар өчен файдалы мәгълүмат
-
Лениногорскилылар, пенсияләр арта
Пенсияләргә беренче индексация быелның 1нче февралендә ясалыр дип көтелә. Ә икенчесе 1нче апрельдә үтәчәк. Ике индексацияне кушып исәпләсәң, пенсия 5,8 процентка артырга тиеш. Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, моның өчен кирәкле ресурслар федераль һәм төбәк бюджетларында бар, дип ышандырды. http://shahrichalli.ru/
-
Россия Төзелеш министрлыгы ана капиталын куллануның яңа ысулын тәкъдим итә
Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ана капиталы акчасын декрет ялында булган вакытта ипотека кредитының айлык түләвенә тотуны тәкъдим итә. Россия Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы урынбасары шул турыда "Бердәм Россия" партиясе съездында җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС. "Безнең ана капиталына кагылышлы тәкъдимебез бар һәм мин аның буенча...
-
Лениногорскида алдагы көннәрдә тагы кар явуы көтелә
Гисметео фаразларынча, алдагы ике көндә Лениногорскида явымнар көтелә.
-
Лениногорскилыларны депутат кабул итә
24 гыйнвар көнне 10.00-12.00 сәгать аралыгында Дәүләт Советы депутаты Илдус Касымов гражданнарны кабул итә. Кабул итү адресы: Р.Булгаков урамы, 1А йорт.
-
Россиядә кыйммәтле товарларны "тере" акчага сатып алу мөмкинлеген чикләргә телиләр
Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин Россиядә кыйммәтле товарларны "тере" акчага сатып алуны чикләү тәкъдимен хуплавын белдерә, дип хәбәр итә ТАСС. "Бик дөрес карар. Чит илдә сез кайда "тере" акчага кыйммәтле берәр товар алыр идегез? Анда 500 евроны да беркайда алыштырып булмый", - ди министр. Моңа кадәр Россия...
-
Лениногорскилыларга 23 гыйнварга йолдызлар фаразы
Телец. Вероятны проблемы с пищеварением. У многих обострятся хронические болезни. Можно начинать курс очищения организма, в частности сделать промывание кишечника. Это придаст новые силы, позволит вам выглядеть бодрым и здоровым, особенно если вы запланировали какое-то важное мероприятие. Близнецы. День тяжелый и довольно опасный отравлениями, расщеплением сознания. Очень осторожно нужно относиться...
-
Путин хакимияте башлыгының беренче урынбасары киңәшчесе итеп Минтимер Шәймиев билгеләнгән
Россия Президенты хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко билгеләүне игълан иткән. Иҗтимагый башлангычларда аның киңәшчеләре итеп 11 кеше билгеләнгән. Алар арасында Минтимер Шәймиев тә бар. Киңәшчеләр 2018 елгы Президент сайлаулары буенча кампания барышы белән шөгыльләнәчәк. https://realnoevremya.ru/