Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мордва-Кармалкада «Балтай» бәйрәмендә «Аю» киендерделәр (+фотолар)

Быел «Аю»лар - икәү.

Бәйрәмдә кемнәр катнашуы, нинди милли ризыклар булуы турында язган идек

Бәйрәм җыр-моң, биюләр белән үрелеп барды. Шуннан соң, "Аю"ны өрәңге яфракларыннан торган ботакларга киендерделәр. 

"Аю"ны уртага бастырып, алар тирәсендә халык әйлән-бәйлән рәвешендә йөреп, җырлады һәм биеде. 


Аларны хөрмәтләгәннән соң, барысы бергә җыелып авыл урамнары буенча киттеләр, һәр йорт янында тукталган саен авылдашлары аларны сый-хөрмәт белән каршы алды. 

Авылны уратканнан соң, чишмә янына, "Аю"ларны берәм-берәм яфраклардан арындыра башладылар. Олысы да, яше дә бер-берсенә су сибеште. Алар шул рәвешле яңгырның еш явуын, уңышның мул булуын, кешеләрнең бәхетле булуын телиләр.

Фото: Рамия Гарифуллина, Ләйсән Мансурова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балтай 2023 Мордва-Кармалка балтай 2023 Балтай Лениногорск районы