Мунчала... бүгенге көндә ихтыяҗ бармы?
Юкә мунчаласы бүген кем өчендер тансыкка әйләнсә, шул ук вакытта аннан беркайчан аерылмаучылар да бар. Авылларда мунчала чыгару гадәте бөтенләй бетмәгән әле. Арча районының Наратлык авылында чимал әзерләү технологияләрен өйрәнеп кайттык. Ә сез мунчаланы сагынасызмы?
Мунчаланы гел сорап торалар
Наратлык авылы бик кечкенә. Элек урманчылыкта мунчала ясаучылар 15ләп булса, хәзер бу эшне нибары берничә кеше генә башкара. Ни өчен дигәндә, өлкәннәр лаеклы ялга киткән, ә яшьләр юк.
– Быелгы җәй-көзнең матур килүе мунчала ясау өчен бик уңышлы булды. Мунчала һаман да кирәк. Аны оныттылар дип әйтеп булмый. Кеше химиядән табигыйга күчә башлады. Монда 16 ел эшлим инде. Гел сорап торалар, тик чимал гына җитми, – ди Арча районының Тукай урманчылыгы урманчысы Фәнил Мәгъсүмов. – Ихтыяҗ булгач, бәясе дә арта. Базарда 50 сум тора. Элек 9–12 сумнан сатсак, соңгы елларда ике тапкыр кыйммәтләнде. Мунчаланы Казанда ярминкәләрдә сатабыз. Пумала да ясыйбыз. Аны күбрәк металлургия заводлары станоклар себерү өчен ала.
Фәнил Мәгъсүмов әйтүенчә, олыраклар мунчаны юкә мунчаласыннан башка күз алдына китермәсә дә, яшьләр кибетнекен өстенрәк күрә. Мәгъсүмовлар балаларын, юкә мунчала белән юыныгыз, кибетнекен тотмагыз, дип өйрәтә.
– Бездә кунакта булганнар, мунчала каян аласыз, дип сорыйлар. Казанның танылган ресторан җитәкчесе хәтта балачагын искә төшерергә дип килгән иде. Заманасында үзе дә мунчала ясаган икән. Шәһәргә мунчала алып китте. Хәзер республикада Саба, Кайбыч районнарында гына мунчала чыгаралар дип беләм, – ди урманчы.
Мунчала чыгару технологиясе үзгәрми, ди Фәнил Мәгъсүмов. Ул аның тәртибен элек урманчылыкта эшләүче белгечләрдән өйрәнгән. Монда әчетү, пешерү дигән төшенчәләр бар. Белгеч әйтүенчә, май уртасында юкәнең кабыгын салдыра башлыйлар. Агач юанрак булган саен, мунчала күбрәк чыга. Агачларның кабыгын аерып, июнь башында күлгә салып, агач белән батыралар. Кайрыларны салдырган көнне үк батырырга кирәк. Киптерергә ярамый. Өч ай суда әчегәч, сентябрьдә кабыкларны чыгарып, мунчаласын кубаралар. 6 метр итеп кисеп, уртасыннан бәйләп, кечкенә кибәнгә өеп куялар. Берничә көн шулай пешеп тора. Аннан махсус урынга киптерергә эләләр. Кояшлы булганда, ике көн дә җитә. Чимал шулай әзер була.
Мунчала ясау серләре
Чимал булып җитешсен өчен, күлдә дүрт ай тотасы. Өлгермәсә, мунчала аз чыгачак.
Мунчала нык булсын өчен, күлдән чыгаргач, кечкенә кибәндә пешеп ятуы мөһим.
Ләмдә ятып каралган урыннарын аерырга кирәк. Мунчала сары, ак төстә булса матур.
http://baltaci.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/munchala-bgenge-knd-ikhtyya-barmy
Сәрия Мифтахова
Фото: Зөлфия Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев