Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә язылышмыйча яшәүне рәсми никахка тиңләргә мөмкиннәр

Федераль дәүләт статистика хезмәте соңгы биш елда никахын рәсмиләштерергә теләгән хатын-кызларның саны кимүен теркәгән. Россия Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү ихтималын күздә тоткан канун проекты Дәүләт Думасы каравына тапшырылды. Документның авторы, сенатор Антон Беляков Кодекска «фактик никах мөнәсәбәтләре» дигән яңа термин кертергә тәкъдим итә, дип яза «Известия». РЕН ТВ хәбәр иткәнчә,...

Федераль дәүләт статистика хезмәте соңгы биш елда никахын рәсмиләштерергә теләгән хатын-кызларның саны кимүен теркәгән.

Россия Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү ихтималын күздә тоткан канун проекты Дәүләт Думасы каравына тапшырылды. Документның авторы, сенатор Антон Беляков Кодекска «фактик никах мөнәсәбәтләре» дигән яңа термин кертергә тәкъдим итә, дип яза «Известия».

РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, Беляков ир-ат һәм хатын-кызның биш елдан артык бергә яшәвен яки ике ел дәвамында бергә гомер итүен һәм уртак балалары булуын мондый мөнәсәбәтләргә тиңләштерергә мөмкин дип саный. ТАСС агентлыгы белдергәнчә, югарыдагы шартларның берсе булган очракта ир-ат һәм хатын-кыз берлеге фактик никах мөнәсәбәтләре хокукый статусын ала.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Федераль дәүләт статистика хезмәте соңгы биш елда никахын рәсмиләштерергә теләгән хатын-кызларның саны кимүен теркәгән.

http://tatar-inform.tatar

фото: https://go.mail.ru/search_images?fr=amigontp&gp=inet2amigo&q=%D0%B3%D1%80%D0%B0%D0%B6%D0%B4%D0%B0%D0%BD%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9%20%D0%B1%D1%80%D0%B0%D0%BA%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=9153115617081470422

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев