22 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Кәбестә эчендә ... 30 миллион сум акча!
Ираннан йөк машинасында чәчәк-кәбестә ташучы русияле, яшереп, зур суммада акча алып кайтмакчы булган. Ул Ираннан Русиягә йөк машинасында чәчәк-кәбестә ташыган. Аны Әзербайҗан таможня хезмәткәрләре тоткарлаган. Анда рәсмиләштерелмәгән 29 млн 980 мең сум акча табылган. Ир бу акчаны декларациядә күрсәтмәгән. http://kiziltan.ru/
-
Татарстанда дәүләт номеры урынына видеокамера урнаштырылган «Лада Ларгус» пәйда булды
Яңа фото- һәм видеотеркәү системасы әлегә сынау режимында эшли. Татарстанда дәүләт номеры урынына видеокамера урнаштырылган «Лада Ларгус» пәйда булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Яңа система «Робот» радар технологиясе нигезендә булдырылган һәм «Лада Ларгус» автомобиле базасында урнаштырылган. Системаның үзенчәлеге шунда: ул тизлекне стационар режимда гына түгел,...
-
Лениногорскида бүген ике тыл хезмәтчәне юбилейларын билгеләп үтә (фотолар)
Бүген шәһәребезнең тыл хезмәтчәннәре - Әлфия Мөхәммәт кызы Һидиятуллина һәм Александр Тарасович Луцик 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Иртәдән бирле алардан кеше өзелмәде. Юбилярларны тәбрикләргә җирле администрациядән, элекке эш урыннарыннан, ТОСтан килгәннәр, дуслары, туганнары, балалары җыелган иде. Әлфия Һидиятуллина тумышы белән Шөгер авылыннан. Лаеклы ялга кадәр ТМНУда инженер вазифасын башкара....
-
Татарстанда буран өч көн дәвам итәчәк
Алдагы өч тәүлектә республика территориясендә урыны белән кар явачак, 23 гыйнвардан 24енә каршы төндә көчле буран көтелә. Татарстан актив циклон йогынтысы астында калды. Ул Кара диңгездән Югары Иделгә таба күтәрелә. Республикада буран өч тәүлек дәвам итәргә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр....
-
Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил хакында кисәтә
Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кими, дип кисәтә синоптиклар. Бүген Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтү таратты. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, иртәгә көндез һәм төнлә республика территориясендә урыны белән буран көтелә, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секуындына...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә аш серкәсенең файдасы турында
Ит турау өчен тәгаенләнгән агач такталарны зарарсызландыруның бернинди кыенлыгы да юк. Моның өчен аларны су кушылмаган аш серкәсе белән сөртеп алырга кирәк. Аш серкәсе сальмонелла һәм стафилоккок кебек зарарлы микробларны үтерә. Әлеге максатларда агачтан эшләнгән турау такталарына бераз чәй содасы сибәргә, ә аннары аш серкәсе бөркергә мөмкин. Аш серкәсе тәэсирендә...
-
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арта. Күпмегә?
2018 елда бюджет сферасында эшләүчеләрнең хезмәт хакы арту турында мәгълүм булды. Бу өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру өчен дәүләт казнасыннан 14,5 миллиард сум акча бүленгән. Исегезгә төшерәбез, Россия президенты агымдагы елда укытучыларның һәм медицина өлкәсендә эшләүчеләрнең акчасын 4,1 процентка арттыру турында указ биргән иде инде. http://shahrichalli.ru/ фото:http://almet-rt.ru
-
Россиядә язылышмыйча яшәүне рәсми никахка тиңләргә мөмкиннәр
Федераль дәүләт статистика хезмәте соңгы биш елда никахын рәсмиләштерергә теләгән хатын-кызларның саны кимүен теркәгән. Россия Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү ихтималын күздә тоткан канун проекты Дәүләт Думасы каравына тапшырылды. Документның авторы, сенатор Антон Беляков Кодекска «фактик никах мөнәсәбәтләре» дигән яңа термин кертергә тәкъдим итә, дип яза «Известия». РЕН ТВ хәбәр иткәнчә,...
-
Татар кызы Алинә Заһитова фигуралы шууда Европа чемпионы булды
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында хатын-кызлар арасында ялгыз чыгышта алтын медаль яулады Икенче урында - ике тапкыр Европа чемпионы Евгения Медведева, өченчедә - Италия спортчысы Каролина Костнер. Алинә Заһитовага 15 яшь. Ул - "Ижсталь" хоккей командасының элеккеге баш тренеры Илназ Заһитовның кызы. Аңа бу исемне гимнастка Алиә Кабаева...
-
Татарстанда биш автомобиль бәрелешү аркасында ике кешенең гомере өзелгән
Өч кеше төрле тән җәрәхәте алган. Кичә Татарстанда Казан - Малмыж юлында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә. Трассаның 23 нче чакрымында, Биектау районы территориясендә, биш җиңел автомобиль бәрелешкән. Беренчел фаразлар буенча, Казан ягыннан килгән "Лада Приора" йөртүчесе каршы...
-
Лениногорсида трамплиннан сикерү буенча бөтенроссия ярышлары узды,безнекеләр биш призлы урын алды (фотолар)
20 - 21 гыйнварда Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча яшүсмерләр арасында "Олимпия өметләре, резервның кече кубогы"ны 10нчы этабы бөтенроссия ярышлары үтте, дип хәбәр итә. Анда Әлмәт, Санк-Петербург, Уфа һәм Лениногорскилылар катнашты. 2006 елгы һәм яшьрәк малайлар арасында: 1 урын: Галямов Роберт (Казан) 2 урын: Вацков Денис (Лениногорск, 4нче мәктәп) 3урын:...
-
2018 елда Татарстанда 681,4 миллион сумга 11 ресурс үзәге ремонтланачак
Эш бирүчеләргә кирәкле кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау программасына 2014-2017 елларда 2,7 миллиард сум акча тотылган. (Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2018 елда Татарстанда 11 ресурс үзәген ремонтлаячаклар. Бу максатларга 681,38 миллион сум акча бүленгән. Республикада эш бирүчеләргә кирәкле кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләренә капиталь ремонт үткәрү...
-
Лениногорскилыларга 22-28 гыйнварга Йолдызнамә
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга бераз сабыр булырга, ашыкмаска киңәш итә йолдызлар. Ике куянны берьюлы тотып була булуын, тик бар җиргә дә өлгерергә тырышу сәламәтлеккә начар тәэсир итәргә мөмкин. Иҗиат кешеләрен бу атнада һичшиксез зур уңыш һәм дан-шөһрәт казану көтә. Атна уртасы мәхәббәт маҗараларына бай булыр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар бу атнада ел буена эшләгәнне...
-
Лениногорскилылар, бүген көн дәвамында көчле кар һәм буран көтелә
Көндезге һава температурасы -11 градус булачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 22 гыйнварда республикада кар, урыны белән көчле кар һәм буран булуы көтелә. Көн болытлы булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә. Көндезге һава температурасы Татарстанда -3..-8, көнчыгыш...