Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Синең аркада шундый хәлләргә калдым мин»

Мин бу хәлне ишеткәч, рәхәтләнеп көлдем. Әйдәгез, үзенә сүз бирик әле. Өч бала анасы ул. Соңгы көннәрдә олы улымның бүлмәсенә кергән саен, бер корт кимерә генә бит күңелне.

Элегрәк иртән кергән саен, носки исенә чыдашлы булмый иде.
– И улым, аякларыңны, носкиларыңны юып йөр әле, җиткән егет бит инде син, – ди идем. Уналтысы тулып килә бит инде.
Ә менә бу көннәрдә ниндидер татлы ис сизәм бит инде, малай! Башта бер генә уй: «Электрон сигарет тарта башлаган!» Юк та, юк, ди инде үзе. Кем инде тартса, «тартам» дип торсын, ышанмадым, кәнишне. 

Ирем белән сөйләштек тә, моны ялганында тотарга булдык кичә. Ирем дә планыма каршы килмәде. Тарта башласа, хәзер башлый инде ул, аннары гомер буе ташлый алмый интегәчәк, ди. Ул да сөйләшеп карады, аңа да «юк, тартмыйм», ди. 

Шуннан шул. Иртән ирем беренчерәк чыгып китте. Башка көннәрдә бергә китә идек. Улым ишекне эчтән бикләп кала иде. Бу юлы торып, бүлмәсеннән чыгып килгәндә, «Ярар, бар, ят, үзем бикләрмен, бүлмәдә телефоным калган», – дим.  Ул кереп китте. Укуына берәр сәгатьтән соң гына әле. Аннары бүлмәдән «телефонымны алып», өйдән «чыгып киттем». Имеш.

– Ярар, саубул, улым, мин киттем, – дидем, ишекне яптым. Эчке яктан. Бикләгән тавышлар чыгардым да үзем аяк очларына гына басып бүлмәбезгә кереп киттем. Киемнәремне, аяк киемен яшердем. Аннары сак кына чыгып, ишек катындагы шкаф-купега кереп утырдым. Тын да алмыйча утырам шулай. Төчкермәсәм, йөткермәсәм ярар иде, дип уйлыйм үзем. 

Шулай ун-унбиш минут үткәндер. Берзаман улым килеп шкаф ишеген ачмасынмы?!
– Син озак утырырга җыенасыңмы әле анда, әни? – ди бу.
Башта җир тишегенә керердәй булдым, кәнишне, яшермим. Оят бит инде. Аннары тотындым орышырга! «Синең аркада шундый хәлләргә калдым мин», – дим. Орыштым-орыштым да, тынычлангач, әйбәт кенә сөйләштем. Әгәр ялгышам икән, бер гаепсезгә сиңа бәйләнәм икән, гафу үтенәчәкмен, тик тәмәке тартканыңны белсәм, кара аны, малай актыгы! – дим.

– Ник мине юләргә саныйсың соң син, әни? – ди бу. – Аннары ул электрон тәмәкенең син уйлаганча куркынычы да юк аның, – дигән була.
– Синең ишеләр өчен уйлап табылган сүзләр бу, – дидем дә эшкә киттем инде, нишлим тагын. 
Ирем «икенче постта» тора иде. Ул аны подъезд төбеннән мәктәпкәчә күзәтеп барырга тиеш иде. Аңа хәлне аңлаттым да эшкә киттем. Ул калды. Күзәткән. Ул-бу юк, ди. Дус малайлары белән сөйләшә-сөйләшә бардылар, бернинди тәмәке-мазар да күрмәдем, ди.

...Бүген шатлыгым эчемә сыймый бит әле, малай. Теге тәмле-татлы иснең каян чыкканлыгын ачыкладык. Сеңелем туган көненә бүләк иткән яңа дезодорант исе икән ул. 
Гафу үтендем инде. Беркайчан болай ихластан, шатлана-шатлана гафу үтенгән юк иде.

Л.Әхмәт.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: https://ru.freepik.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев