Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда дүртенче тапкыр «Хәтер бакчасы» агач утырту акциясе була

29 апрельдә Казанда һәм Бөгелмә районында «Хәтер бакчасы» акциясе башлана. Вакыйга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртә.

Чаралар үткәрелү вакыты, тулы адреслар һәм башка торак пунктларда акция турындагы мәгълүмат белән Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм «Хәтер бакчасы» акциясе сайтларында танышырга була.

«Хәтер бакчасы» акциясе республикада инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Барыгызны да акциягә кушылырга һәм үз батырыгыз хөрмәтенә агач утыртырга чакырабыз. Тарихи мәгълүматларга караганда, фронттан өйләренә, туганнары һәм якыннары янына 378 мең татарстанлы әйләнеп кайтмаган», - дип искә төшерде республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Акция кысаларында (урман фонды җирләрен һәм торак пунктларны исәпкә алып) барлыгы 1 миллионнан артык үсенте утыртырга җыеналар.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев