Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда фаҗига: әниле-уллы янып үлгән (фотолар)

Буа районы Исәк авылында фаҗига булган: әниле-уллы янып үлгән. Янгын сүндерү бүлегенә йорт яну турында хәбәр иртәнге сәгать 9да килеп ирешә. Фаҗига урынына беренче булып "Авангард" агрофирмасыннан, күрше Чуашстан Республикасының Яльчек районыннан, күрше авыллардан шәхси хуҗаларның янгын сүндерүгә көйләнгән техникасы килә. Коткаручылар килеп җиткәндә 5х5 метр үлчәмле бүрәнә йортның, 5х2,5...

Буа районы Исәк авылында фаҗига булган: әниле-уллы янып үлгән. Янгын сүндерү бүлегенә йорт яну турында хәбәр иртәнге сәгать 9да килеп ирешә. Фаҗига урынына беренче булып "Авангард" агрофирмасыннан, күрше Чуашстан Республикасының Яльчек районыннан, күрше авыллардан шәхси хуҗаларның янгын сүндерүгә көйләнгән техникасы килә.

Коткаручылар килеп җиткәндә 5х5 метр үлчәмле бүрәнә йортның, 5х2,5 метр үлчәмле кирпеч янкорманың һәм 6х17 метр үлчәмле сарайның түбәсе ишелеп төшкән була. Авыл халкы янгынны соң күрә - кызу уттан түбә шиферлары шартлый башлаган була инде.

Күршеләре йорт эчендә ике кеше калу мөмкинлеген фаразлый. Шулай булып чыга да. Шушы йортта яшәгән әниле-уллы Низамовларның күмерләнгән гәүдәләре йортның кухня ягы идәнендә табыла. Ут чыгу сәбәпләре тикшерелә, дип яза buinsk-tat.ru.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев