Татарстанда сигез сыер урлап, Башкортстанга сатканнар
Актаныш районының Түбән Яхшый авылы янындагы киртәле абзардан сигез сыерны урлап алып китеп, күрше республикага сатып җибәргәннәр. Бу хакта Татарстан полициясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Полицейскийлар ачыклаганча, 27 яшьлек ферма хезмәткәре һәм аның 25 яшьлек энесе көтүчеләргә сигез сыерны башка фермага караган күршедәге көтүлеккә куып алып китәргә кушкан. Шуннан соң...
Актаныш районының Түбән Яхшый авылы янындагы киртәле абзардан сигез сыерны урлап алып китеп, күрше республикага сатып җибәргәннәр. Бу хакта Татарстан полициясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Полицейскийлар ачыклаганча, 27 яшьлек ферма хезмәткәре һәм аның 25 яшьлек энесе көтүчеләргә сигез сыерны башка фермага караган күршедәге көтүлеккә куып алып китәргә кушкан. Шуннан соң 240 мең сумлык урланган терлекне күрше республикадагы бер эшкуарга сатып җибәргәннәр.
Караклыкта шикләнелүчеләргә карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү барган вакытта икесе дә сак астына алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев