Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ватан, дип тибә йөрәк

Ринат Вәлиәхмәтов - тумышы белән Мөэмин-Каратайдан. Ул күптән түгел солдат хезмәтеннән кайтты. 2010-2011 елларда Ставропольдә, аннары Зерноград шәһәрендә авиациягә гаскәрләрендә хезмәт итә. Кичәге хәрби Ринат белән мин - XX гасырның 70 нче елларында хезмәт иткән солдат әңгәмә кордык. - Ринат, без язгы чакырылышта Яңа Иштирәктән 12 егет киттек. Безнең заманда,...

Ринат Вәлиәхмәтов - тумышы белән Мөэмин-Каратайдан. Ул күптән түгел солдат хезмәтеннән кайтты. 2010-2011 елларда Ставропольдә, аннары Зерноград шәһәрендә авиациягә гаскәрләрендә хезмәт итә. Кичәге хәрби Ринат белән мин - XX гасырның 70 нче елларында хезмәт иткән солдат әңгәмә кордык.

- Ринат, без язгы чакырылышта Яңа Иштирәктән 12 егет киттек. Безнең заманда, кулга корал тотып, ил чикләрен сакламаганнарга карата кырын карау сизелә иде. Бүгенгесе көндә моңа караш ничек?
- Мин 2010 елның 13 декабрендә армиягә чакыру кәгазе алдым. Сездән аермалы буларак, авылдан үзем генә киттем. Гадәттәгечә, бер көн кала озату кичәсе үткәрдек. Моңа кадәр читкә чыкмагач, туган-үскән җирдән аерылу барыбер авыр иде. Таң атканчы хисләргә ирек бирмәдем, әмма машинага утырырга берәр сәгать калгач, туганнарга, йөргән кызга күрсәтмичә, сарай почмагына сөялеп тын калдым... Еладым дип әйтмим, андый нәрсә ир-егетне бизәми. Әнинең бердәнбер улын күз күрмәгән якларга җибәрәсе килмәсә дә, әти, аркадан кагып: "Армия - тормыш мәктәбе ул, улым! Илне сезнең кебек егетләр сакламаса, кем саклар?!" - диде. Ул үзе дә 1981-1984 елларда диңгез-океаннарны айкаган диңгезче.
Туган авыл белән ике араны дүртпочмаклы хатлар гына бәйли. Көннәр шулай хәбәрләр көтеп узды. Хат килсә, таныш адресны кат-кат укыдык.
Казан хәрби комиссариатыннан Ставропольгә солдат формасында юнәлдек. Поездга утырганда һәрберебезгә кәрәзле телефон бирделәр. Карантинда вакытта шимбә, якшәмбе генә шалтырата ала идек, ә биш ай узгач, телефонны кесәдә йөртергә рөхсәт ителде.
- Туклану ничегрәк иде? Башка милләт егетләре белән мөнәсәбәтләр дустанә булдымы?
- Ашау ягыннан зарланмадык, күнектек. Аннары һәрберебезгә посылкалар килде, алар да ярап куйды. Бер айга якынча 500 сум акча алдым. Тартмагач, әлеге акча ак яка алырга да, кирәк чакта буфетка кереп сыйлану мөмкинлеге дә бирде. Әти-әнине: "Акча салыгыз", дип җәфаламадым. Бер ротада урыс, чуаш, әрмән, грузин, әзербайҗан егетләре белән тату яшәдек, күпчелеге белән бүген дә хәбәрләшеп торабыз.
- Без хезмәт иткәндә, "бабайлык" системасы яшәде. Переславль шәһәрендәге сержантлар мәктәбен тәмамлагач, Смоленск каласына килдек. Берничә көн үткәч, бездән ярты ел алданрак солдат пилоткасын киючеләр сәяси дәресләр уза торган Ленин бүлмәсенә җыеп алдылар да: "Бөтен кара эшләр - сезнеке!" - диделәр. Бер сүз дә каршы әйтмичә таралыштык. Ә алты айдан кабат яшь сержантлар частька аяк басты. Без дә аларны Ленин бүлмәсенә җыйдык...
- Бер ел гына солдат итеген кидем. "Бабайлык" белән очрашмадым диярлек, башка частьларны белмим, әмма без "карт"лардан зыян күрмәдек.
- ...Каравылда торганда, өстеңә кигән толып эчендәге уч төбенә сыярлык йөрәккә күз сал. Аңа, туганкаем, без тәрбияләнгән СССР дип аталган Ватан сыйган. Йөрәге Ватан дип типкән солдатны беркем дә җиңмәде, җиңә дә алмый.
- Сез әйткән Ватан дигән төшенчәнең мәгънәсен армиядә аңладым. Бөтен часть белән илгә тугрылыкка Ант бирәбез. Менә мин дә күкрәккә автомат аскан хәлдә часть командирына якынлашам, Ант сүзләрен мәгърур итеп укыйм. Шул мизгелдә гап-гади бер авыл малаен, үземне Ватанымның бер өлеше итеп тойдым. Армия миңа шул тойгыны бирде, аны күңелемнән югалтмаячагымны аңладым...
- Ринат, газет укучы яшьләргә әйтер сүзләрең бардыр?
- Егетләргә армиягә барудан курыкмагыз, төрле сәбәпләр табып калмагыз, диясем килә. Илне саклаучылар булганда, тыныч тормышта эшли, укый, ял итә алабыз. Кызлар да сөйгәннәрен көтә белсеннәр, биргән вәгъдәләрен керсез сакласыннар иде. 23 февраль уңаеннан барлык ир-егетләрне, сугыш һәм хезмәт ветераннарын бәйрәм белән тәбрик итәм. Исәнлек-саулык, озын гомер, бәхетле мизгелләр телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Солдат