21 февраль 2012 яңалыклары
-
Мәзәк
Хатын - иренә: - Ах, Анна Каренина нинди чибәр хатын! Нинди мәхәббәт, нинди хисләр! Ире дәшми. - Син нәрсә, әллә «Анна Каренина»ны укымадыңмы? - Юк, укымадым. - Нәрсә укыдың соң син? - «Муму»ны укыдым! Тагын бәйләнсәң батырам! ***** - Айнур! Ник син Алсуга юләр дип әйттең? Хәзер үк бар да...
-
Полиция көндәлеге
11 - 17 февраль аралыгында шәһәр һәм районда 10 җинаять теркәлгән. Иртәнге карак 11 февральдә 9 сәгать 30 минутта 1988 елгы егетнең гаризасы теркәлә. Билгесез затларның иртәнге сәгать өчтә «ВАЗ-21074» автомобиленнән аккумулятор урлаулары турында хәбәр иткән ул. Зыян - 2 мең сум. Әлеге факт буенча "кайнар эзләр"дән 1991 елгы егет...
-
Ярдәм иткәннәр
"Лениногорскнефть" идарәсе яшьләре яхшы хәлдә сакланган кием-салым, уенчык, кирәк-яраклар җыеп, "Исток-Башлангыч" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә тапшырды. Алар мондый акцияне берничә мәртәбә оештырган инде. Әлеге кием-салым, көндәлек кирәк-яраклар патронаж исәптә торучы гаиләләргә, балаларга бик зур ярдәм булып тора. Сүз уңаеннан, узган ел 575 гаилә 160 мең сумнан артык икенчел кулланыштагы әйберләр...
-
Ил киләчәген кайгыртып
Ветераннар советының чираттагы утырышы узды. Алар илнең киләчәге хакында сөйләште, бурыч-максатлар билгеләде, үз эшчәнлегенә кыскача йомгак ясады. Актив эш алып барган ветераннарга шәһәр мэры истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Мамадышта – семинарда
Авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре Мамадыш районы Түбән Ушма авылында республика семинарында катнашып кайтты. Әлеге семинар Татарстан агропромышленность комплексының 2011 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм агымдагы елда авыл хуҗалыгында җитештерүне оештыруга багышланган иде. Катнашучылар терлекчелек комплексын, яңа техникалар карады, 100 баш савым сыерына төзелеп, эшләп килүче гаилә фермасы белән танышып, тәҗрибә...
-
Хәрби сугышчыларны искә алдылар
6 нчы урта мәктәп һәм 12 нче лицейда, өлкән сыйныфларда хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан, сыйныф сәгатьләре уздырылды. Алар Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 23 еллыгына багышланган иде. Сыйныф сәгатьләрен Балалар иҗат йортының Лев Плешивин исемендәге музей җитәкчесе Фәния Минһаҗева үткәрде. Ул Россия, Татарстан территорияләрен Әфганстан белән чагыштырып, безнең илебезнең тыныч һәм...
-
Бер гаиләдән – алты солдат
Ватанны саклаучылар көне якынлашканда без дә, туган илне сакларга, якларга дип, лачындай өч ул үстерүебез белән горурлана алабыз. Аллага шөкер, Үрнәк, Ирек, Азат улыбыз Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәп, исән-имин кайттылар. Безнең тарафка командирларыннан рәхмәт хатлары килеп торды. Балаңның яхшы хезмәт итүе - ата-ана өчен шатлык ул. Олысы -...
-
Ир-атлар
Хатын-кызны җирнең гөле иткән, Аңа табынучы ир затлар. Вәгъдәсенә тугры калучылар, Кырыс, әмма гадел ир-атлар. Гаиләнең имән өрлекләре, Кирәккәннең барын табучы. Кыенлыкта киң җилкәсен куеп, Җил-яңгырдан саклап баручы. Күңеле белән барыбер солдат алар, Сиксәндә дә сафта, төз атлар. Юкка гына атка тиңләмиләр, Заман йөген тарта ир-атлар. Сөя икән, димәк, гомерлеккә,...
-
Ватан, дип тибә йөрәк
Ринат Вәлиәхмәтов - тумышы белән Мөэмин-Каратайдан. Ул күптән түгел солдат хезмәтеннән кайтты. 2010-2011 елларда Ставропольдә, аннары Зерноград шәһәрендә авиациягә гаскәрләрендә хезмәт итә. Кичәге хәрби Ринат белән мин - XX гасырның 70 нче елларында хезмәт иткән солдат әңгәмә кордык. - Ринат, без язгы чакырылышта Яңа Иштирәктән 12 егет киттек. Безнең заманда,...