Публицист, язучы Наил Шәрифуллин газета укучыга күбрәк "Җиденче каттан караш" сәхифәсе аша таныш. Ул дөньяда, Россиядә барган сәяси хәлләрнең Татарстанга, татар халкына йогынтысы турында яза.
- Наил абый, Миргазиян Юныс авылдашының язучы булып китүе, бер караганда, гаҗәп түгел. Ләкин каләмне кулыгызга соңлабрак алгансыз түгелме?
- Чыннан да, бу "чир" миндә...
Публицист, язучы Наил Шәрифуллин газета укучыга күбрәк "Җиденче каттан караш" сәхифәсе аша таныш. Ул дөньяда, Россиядә барган сәяси хәлләрнең Татарстанга, татар халкына йогынтысы турында яза.
- Наил абый, Миргазиян Юныс авылдашының язучы булып китүе, бер караганда, гаҗәп түгел. Ләкин каләмне кулыгызга соңлабрак алгансыз түгелме?
- Чыннан да, бу "чир" миндә соңрак калкып чыкты, якадан соңрак эләктереп алды. Баштагы елларда техникага гашыйклык, инженерлык өстен торды. Ләкин каләм тибрәтер өчен тәҗрибә кирәк, шуңа күрә үткән ул еллар, башка һөнәрдә эшләвем җим җыю булгандыр, мөгаен. Язучы иң яхшы әсәрен илле яшьләрендә яза, диләр. Хактыр ул. Кеше шул яшендә тәмам өлгереп җитә. Тик илледә иҗат чәчәк атсын, үзенең апогеена җитсен өчен, әдәбиятка утыз биш-кырыктан да соңга калмыйча килү мөһимдер. Әйе, соңгарак калынды. Мин беркайчан да китаплар чыгарырмын яисә газетада эшләрмен дип уйламаган идем. Техник уку йортында гыйлем эстәгән чакта да, хәрби сәнәгать комплексларына караган корал кою заводларында тир түккән чорда да. Каләм алу әдәбият корифее булып китү теләгеннән чыгып эшләнми. Дөньяга әйтәсе килгән сүзләр җыела. Аларны кәгазьгә төшерми торып, тынычланып булмый. Миргазиян абыйның тәэсире булмады дип әйтә алмыйм. Аның иҗаты тәэсирендә, аның китапларын укып үс-тем. "Тимер фил" дип аталган юка тышлы беренче китабын, кош тоткандай тотып, мәктәптән кайтканымны, аны кат-кат укыганымны әле дә яхшы хәтерлим. Бүген исә Миргазиян абыйның публицистикасына мөкиббәнмен. Менә ул - язучы ичмасам! Ә үземне язучы дип авыз тутырып әйтә алмыйм. Берлеккә кабул ителү - ул әле язучы булдым дигән сүз түгел. Татар язучысы дип аталыр өчен, татар дөньясын шаулатып алган әсәр язу кирәктер ул. Андыйлар бездә җәмгысы берничә дистә генә дип беләм.
- Миргазиян Юныс "ВТ"дагы соңгы әңгәмәләренең берсендә гомер буе диңгезне сагынып яшәвен әйткән иде. Сез дә үткәнегезне, авиацияне сагынасызмы?
- Миргазиян абыйдан ак көнләшү белән көнләшәм. Ул самолетта да очкан, диңгез киңлекләрен дә айкаган, дөньяның 90нан артык илендә булган. Андый тәэсирләрне сагынмый мөмкин түгелдер ул. Мин исә, авиация өлкәсендә эш-ләсәм дә, очучы түгелмен, бары хәрби очкычларны "акыллы" итә торган электрон җиһазлар җитештерү өлкәсендә хезмәт куйдым. Армия хезмәтен космик гаскәрләр сафында уздым. Анда без экипажсыз ясалма иярченнәр белән идарә иттек. Ул чорларда ук аларның саны 200гә якынлашып, спутникларның абсолют күпчелеге хәрби максатларда орбитага менгерелә иде. Частьта офицерлар гына да 450ләп кеше. Офицер тормышы үзе бер мәктәп булды. Армиядән соң, элек чирканчык алынган өлкәгә кире кайтып, дипломдагы белгечлек буенча эшемне дәвам иттердем. Электроника - үзе бер гаҗәеп зур, серле дөнья. Аны хәрбигә, йә булмаса тыныч максатларда кулланыла торганга бүлеп тә булмый. Виртуаль, эче-асылы күзгә күренми, бары приборлар, экранга чыккан символлар аша гына барлыгын тоеп була торган параллель җиһан ул. Үзем уйлап тапкан, автосөючеләргә тәгаенләнгән бер җиһаз, сериягә кертелеп, шактый еллар җитештерелеп тә килде. Шул элекке мәхәббәтем - электрониканы, аны җитеш-терүче чиста-пөхтә завод цехларын, ак халат кигән хезмәттәшләремне сагынмый кая барыйм.
- Йә журналистика, йә язучылык дисәләр, кайсын сайлар идегез?
- Үземнең ни дәрәҗәдә язучы булуымны әйттем инде. Язучы ул - олы исем. Каләм тибрәткән һәрбер кешене ул исем белән атау тыйнаксызлык булыр иде. Язучы дип Фоат Садриевны, Вахит Имамовны, Камил Кәримовны, Нәбирә Гыйматдинованы, бүгенге әдәбиятыбызның йөзек кашы булган тагын берничә кешене саный алам. Каләм тибрәтүче, тормышны андый шөгыльсез күз алдына китерә алмаган күп санлы берлек әгъзалары сафында мин. Каршыгыздагы кешене тулы канлы журналист дип тә атап бетереп булмыйдыр. "Каләм акулалары" киңрәк фронтта эшли. Гадәти язмалардан тыш интервью, репортаж, очерклар, башкасын тудыра. Сәясәткә йөз тоткан аналитик калыптагы язмалар язучыны кемдер журналистлар рәтенә кертә икән, мин дә үземне журналист дип санарга әзер. Шунысы бәхәссез: ул юнәлеш кызыклы, мөһим, әйтер сүзне җиткерү һәм кайтаваз алу рәхәт.
- Узган атнада Президент Рөстәм Миңнеханов Юлламасын тыңладык. Сез ниләр ишеттегез, нинди мәсьәләләр төшеп калды?
- Юлламада, бигрәк тә беренче өлешендә Мәскәүгә ярарга тырышу сизелсә дә, сөенечле яңалыклар да булды. Президент авызыннан, милли педагогика институты торгызылачак, дигән фикер ишеттек. Шул ук вакытта күп кенә четерекле мәсьәләләр читләтеп узылу сәбәпле, сораулар да шактый калды. Мәсәлән, республикадагы ике дәүләт теленең берсе булган татар теленең киләчәге турында Казан Кремленең саллы сүзен бик ишетәсе килгән иде. Шартнамә мәсьәләсенә нокта куелып, формадан бигрәк эчтәлек әһәмиятлерәк, дию дә чираттагы чиге-нүебезне аклау түгелме? Шәхсән мин үзем, 2018 елда биредәге халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өчен ниләр эшләнәчәк, дигән сорауга да төгәл җавап ишетмәдем. Ә инде гомумән алганда, хакимият республика, аның икътисады өчен генә түгел, татар милләте, аның киләчәге өчен дә җаваплы булырга тиеш дип беләм.
Чыганак: vatantat.ru
Нет комментариев