1 октябрь 2017 яңалыклары
-
Сугышлыдан Эльза Тәхавованың олыларга әйтер сүзе бар
Безнең иң яраткан кешеләр Ул бит инде өлкәннәр. **** Без аларны яратабыз, Кайберчакта туйдырабыз. Тәмле конфет бирсәлэр, Бөтен өйне туздырабыз. Алар безгэ түзәләр, Чын йөрэктән үбәләр. Нэрсэ уйлаганыбызны Момент беләләр. Бүген алар бәйрәме, Бирик чәчәк бәйләме! Булышыйк, хөрмәт итик Без өлкэн яшьтәгеләрне! Эльза Тәхавова
-
Зәй-Каратайдагы Өлкәннәр көне концертында олылар үзләре дә кимен куймады (ФОТОЛАР)
Зәй-Каратай авылы клубында Өлкәннәр көненә багышланган концерт узды. Анда олылар үзләре дә җыр-моңга, гармун уйнауга сәләтле икәнен күрсәтте. Фотолар карыйбыз: vk.com/id31609532 фотолары
-
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә яшь гаилә һәлак булган
30 сентябрьдә төнлә "Казан - Оренбург" юлының 209 нчы чакрымда 27 яшьлек йөртүче иткән "Volkswagen Polo" машинасы каршы як хәрәкәт юлына чыгып, "КАМАЗ" йөк машинасына килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында, җиңел машинадагылар алган җәрәхәтләрдән вафат булган. Алар Яшел Үзән районыннан яшь гаилә пары булган. Бу хакта "Вести КамАЗа" хәбәр итә....
-
Сугышлы мәктәбе укучылары игелекле эштә катнаша (фотолар)
"Көзге игелеклелек атнасы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Сугышлы мәктәбенең Газинур Гафиятуллин исемендәге дружинада торучылар авылдагы хезмәт ветераннарының хәлен белгәннәр. Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә.
-
Язучы һәм журналист Наил Шәрифуллин турында республика газеты яза
Публицист, язучы Наил Шәрифуллин газета укучыга күбрәк "Җиденче каттан караш" сәхифәсе аша таныш. Ул дөньяда, Россиядә барган сәяси хәлләрнең Татарстанга, татар халкына йогынтысы турында яза. - Наил абый, Миргазиян Юныс авылдашының язучы булып китүе, бер караганда, гаҗәп түгел. Ләкин каләмне кулыгызга соңлабрак алгансыз түгелме? - Чыннан да, бу "чир" миндә...
-
Лениногорск атлары Арчада узган “Ат көне” бәйрәмендә катнашты
Арча районында Яңа Кырлай поселогында "СНГ Халыкара Кубогы" ат ярышлары узды, ул әлеге районда берничә ел рәттән үткәрелүче "Ат көне" бәйрәменә багышланган иде. Әлеге ярышларда Каран авылындагы "Алмакай" утарының татар токымлы атлары да катнашты. Безнең районның данын Самад Нәбиуллин ("Ахра" кушаматлы ат), Алмаз Камалтдинов ("Алан"), Азалия Әхмәтвәлиева ("Амур", өченче урын),...
-
Куакбаш авылында китапларны әби-бабай белән оныклар бергә укый (ФОТОЛАР)
Куакбаш авылы китапханәсендә шундый исем белән кызыклы акция үтте. Шундый чара үткәреләчәге турында хәбәр иткәч китапханәгә оныкларын ияртеп олы яшьтәге иң актив китап укучылар җыелды. Аларны китапханәче ачык йөз белән каршы алды, гаиләдә бала тәрбияләүдә, баланы китап укуга тартуда әби - бабайларның да роле зур икәнлеген искәртеп үтте. Оныкларының уңышлары...
-
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Халыкара өлкәннәр көне белән котлый
Кадерле лениногорскилылар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын кешеләре! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан чын күңелдән котлауларны кабул итеп алыгыз. 1 октябрьне икенче төрле зирәклелек, киң күңеллелек бәйрәме дип тә атап булыр иде. Бу көнне без сугыш һәм хезмәт ветераннарына, шәһәр һәм районыбыз үсешенә өлеш керткән өлкән буын вәкилләренә олы рәхмәтебезне...
-
23 ЯШЬЛЕК КЫЗНЫ ҮТЕРҮ ФАКТЫ БУЕНЧА ҖИНАЯТЬ ЭШЕ АЧЫЛДЫ
Түбән Камада 23 яшьлек кызны үтерү факты буенча җинаять эше ачылды. Бу хакта НТР-24 телеканалы хәбәр итә. Хәзерге вакытка кадәр хокук саклау органнарында җинаять кылуда шикләнүче кеше юк. Шулай ук үтерү коралы да табылмаган, - дип яза НТР-24 телеканалы сайт. Искәртеп үтик, нефтехимик комплекста аппаратчы булып эшләгән кызны, 28 сентябрь...
-
Зәйнәб Фәрхетдиновага Президент исеменнән машина бүләк иттеләр
Юбилей конЦертында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага "Лада Гранта" автомобиле тапшырылды. Юбилей бүләген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тапшырды. Хәзерге вакытта Казанның спорт сараенда Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың юбилей концерты бара. Римма Ратникова бу залда заманында легендар җырчылар Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров,...
-
ТАВЫК ҺӘМ ГӨМБӘЛЕ КӘРЗИННӘР
Әзер кәрзиннәр (тарталеткалар), 300 г пешкән яки ысланган тавык ите, 2 уртача зурлыктагы помидор, 1 банка маринадланган баллы гөмбә (опята), 2-3 каты пешкән йомырка, петрушка, майонез, тоз. Маринадланган гөмбәне вак итеп турарга. Кәрзиннәр санынча гөмбәне турамый калдырырга. Тавык ите, помидор, йомырканы шакмаклап, петрушканы вак итеп турарга. Барысын бергә кушарга, тоз,...