Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратай мәктәбе Фазыл һәм Кәбир Туйкиннарны искә алу көнен билгеләп үтте

Зәй-Каратай мәктәбе китапханәсендә әдәбият дөньясындагы сәяси репрессия корбаннарын Фазыл һәм Кәбир Туйкиннарны искә алу көне буларак билгеләп үтелде.

«Ватан каһарманнары» чарасында китапханәче Резедә Камалетдинова укучыларга репрессия корбаннары, бу елларның фаҗигасе турында сөйләде, бай эчтәлекле презентация аркылы укучыларга бу еллар турында тулы мәгълүмат бирде.

Укучылар һәм укытучылар бу чорның ачы фаҗигале еллар булганын, аның никадәр зыялыларыбызның тормышы өзелүгә йөрәкләре аша уздырып утырдылар. Авылдашларыбыз Фазыл һәм Кәбир Туйкиннарның 2023 нче елның сентябрендә Казанның Шәриф Камал музеендагы Китап йортында “Туйкиннар көне” уздырылуын, анда безнең мәктәп укучылыры,укытучылары да катнашуы турында тагын бер кат әйтелде. Бу чараларны “Заман сулышы” газеты яктыртты.

Тарихыбызда җан өшетерлек вакыйгалар булып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Ил белән Сталин идарә иткән елларда гөнаһсызга гаепләнүчеләр саны 50 миллионнан да артык дигән мәгълүмат бар. Бу исәптән уйласаң, күпме гаиләләр таркалган, балалар ятим калган...

Узган гасырның 1938 нче елның 15 феврале безнең авылдашларыбызның гаиләсе, туганнары, авылдашлары өчен дә кара кайгылы көн буларак истә калган. Фазыл Әхмәткәрим улы Туйкин 1887 елның 22 июнендә, абыйсы Кәбир 1878 нче елның 13 мартында Зәй-Каратай авылында мәэзин гаиләсендә дөньяга киләләр. Фазыл 7 яшеннән ятим калып, башта авыл мәдрәсәсендә, соңрак чоры өчен шактый дәрәҗәле саналган “Хәкимия”, “Мөхәммәдия” мәдрәсәләрендә укыйлар.

Мәдрәсәне тәмамлагач, 1898 елны Кәбир Туйкинны армия хезмәтенә алалар. Хезмәт итеп кайтуга, ул үз авылында укытучы булып эшли башлый. Укыту дәверендә ул авыл халкына яңача укыту кирәклеген аңлата. Авыл халкы аның фикерен хуплап кабул итә һәм мәктәп салу өчен иганә җыела. Дүрт сыйныфлы җәдидчә башлангыч мәктәп була ул. Көндез бу класста гарәп теле буенча Һади мулла дәресләр бирә. Кичке якта исә Кәбир белән Фазыл Туйкиннар математика, география, табигать, тарих, әдәбият кебек фәннәрне укыталар.

Билгеле инде, муллаларга, мәзиннәргә бу эш бер дә ошамый. Кәбир Туйкинның эшчәнлегендә куркыныч күрәләр, 1909 елның язында өстеннән язып, төрмәгә яптыруга ирешәләр. Кәбир Туйкин 10 ай чамасы төрмәдә утырып чыга. Төрмәдән чыккач та аны тынычлыкта калдырмыйлар, юк итү белән яныйлар.

 Төрле жанрларда уңышлы иҗат иткән Ф. Туйкинның драма әсәрләре: “Ватан каһарманы”, “Тормыш корбаннары” һәм балалар өчен язылган “Салих бабай” исемле пьесалары бар.  “Ватан каһарманнары" драмасы 1912 елда “Сәйяр” труппасы тарафыннан сәхнәгә куела.

Ф. Туйкинның Казанда “Сугышчы Сатыш әфәнде” хикәясе, Уфада “Нардуган” исемле шигырьләр җыентыгы,  Оренбургта абыйсы Кәбир Туйкин белән берлектә язган “Төрек тарихы” дигән дәреслеге дөнья күрә.

Шулай ук ул халык авыз иҗатын туплауга һәм өйрәнүгә зур өлеш кертә. Ф. Туйкинның кайбер хезмәтләре дөньяга чыкмый кала һәм аларның кайдалыгы да билгесез.

Авылдашларыбыз Фазыл һәм Кәбир Туйкиннарның гомере аянычлы тәмамлана. 1937 елның 1 гыйнвар көнне, Габдрахман авылы мәктәбендә укытканда, милләтчелектә гаепләнеп кулга алына, һәм күп хезмәтләре конфискацияләнә. Алар Һади Атласи белән бер төркем татар зыялылары беррәттән хөкем ителә. 1938 елның 15 февраль төнне атып үтерелә. Исеме һәм иҗаты 1958 елның 27 маенда аклана һәм күпкырлы мирасы мәдәниятыбыз тарихына кайтарыла.
                                                                 

Резедә Камалетдинова, Зәй-Каратай мәктәбе

фотолар: мәктәптән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев