Заманында район газетын хәрефләп җыйган, аннан комьютерны беренчеләрдән булып иярләгән кеше ул. Шушы көннәрдә күп еллар "Заман сулышы" редакциясендә эшләп, лаеклы ялга чыккан Җәмилә апа Хәбибуллина үзенең юбилеен билгеләп үтә.
Газетны версткалаучы, ягъни бизәүче-матурлаучы булып эшләде ул. Бик күп белә, кызыксына, тиз эшли иде. Ул елларда газетны версткалаучылар арасында республика...
Заманында район газетын хәрефләп җыйган, аннан комьютерны беренчеләрдән булып иярләгән кеше ул. Шушы көннәрдә күп еллар "Заман сулышы" редакциясендә эшләп, лаеклы ялга чыккан Җәмилә апа Хәбибуллина үзенең юбилеен билгеләп үтә.
Газетны версткалаучы, ягъни бизәүче-матурлаучы булып эшләде ул. Бик күп белә, кызыксына, тиз эшли иде. Ул елларда газетны версткалаучылар арасында республика конкурсы уздыру гадәте бар иде, менә шунда Җәмилә апа бик күп тапкырлар катнашты. Без, 2000 нче елларда редакция бусагасын атлап кына кергән яшь хезмәткәрләр, язган материалларыбызны газет битенә салучы апалардан күп нәрсәгә өйрәндек. Компьютер кабинетында икәү эшләделәр алар: Җәмилә апа һәм Гөлсинә апа Гыйльметдинова. Берсе корреспондентлар язган текстны җыя, икенчесе шул текстны газет битенә сала, ягъни версткалый, ай саен урыннарын алыштырып торалар. Хәзер дә аларны бик еш искә алабыз. Эшкә яңа килгән кызларга элек апалар менә шулай итә иде, дип өйрәтәбез. Үз эшләрен яхшы белүләреннән тыш, аларның бик белемле булулары истә калган. Чөнки корректор ялга киткәндә, газет полосасын укуны тыныч күңел белән аларга тапшыралар иде. Полосага салырга материаллар бирми торсаң, җаваплы секретарь бүлмәсенә: "Безнең бу газет чыкмыймы әллә" дип шаяртып та, борчылып та килеп керергә бик мөмкиннәр иде. Аңлашыла да, газетны ашык-пошык ясаганга караганда, иркенләп эшләү бөтенләй башка: матуррак та, уйланганрак та килеп чыга.
Җәмилә апа Мөэмин-Каратайда туып үскән, аннан әти-әнисе шәһәргә күченеп, шәһәр мәктәбен тәмамлаган. Әнисе Саимә апа типографиядә эшли, кызны да алып килгәли. Менә шуннан керешеп китә инде ул редакция эшенә. Авыр иде, дип искә ала иделәр, чөнки ул чакта типографиядә газет битендә булачак һәр сүзне хәрефләп җыялар, аннан бастыралар Моны без хәтта күз алдына да китерә алмыйбыз. Аннан беренче компьютерлар кайта.
-Компьютерны кыю рәвештә өйрәнде, заман таләпләреннән куркып тормый иде, дип искә ала аның турында ветеран-журналист Римма Фәттахова.
Җәмилә апа ике ир бала тәрбияләп үстерде. Әти-әнисе дә исән-сау, алар турында кайгыртып, туганнары-дуслары белән аралашып, Рәсим ага Хәбибуллин белән бик матур гомер итә хезмәттәшебез.
Җәмилә апа, "Заман сулышы" хезмәткәрләре һәм ветераннары исеменнән юбилеең белән котлыйбыз. Сәламәтлек, уңышлар, тыныч-имин көннәр телибез.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев