Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ашыгу – кеше гомерен чикли

Кешенең күп вакыты юлда үтә. Җәяүлеме ул, яисә транспортка утырып йөриме - барыбер, тик һәрвакыт дөнья ыгы-зыгысында кайный. Ә безне юлда нәрсә көтә? Монысын Ходай гына белә. Кайвакыт машинага утырып чыгып киткән кешенең өенә, якыннары янына әйләнеп кайтмавы да бар. 30 июльдә Бөгелмә - Лениногорск юлында сәгать тугызлар тирәсендә юл-транспорт...

Кешенең күп вакыты юлда үтә. Җәяүлеме ул, яисә транспортка утырып йөриме - барыбер, тик һәрвакыт дөнья ыгы-зыгысында кайный. Ә безне юлда нәрсә көтә? Монысын Ходай гына белә. Кайвакыт машинага утырып чыгып киткән кешенең өенә, якыннары янына әйләнеп кайтмавы да бар.

30 июльдә Бөгелмә - Лениногорск юлында сәгать тугызлар тирәсендә юл-транспорт һәлакәте була. 14 нче модель "ВАЗ" машинасы хуҗасы Т.Әхмәров Бөгелмәдән Лениногорскига хәрәкәт иткәндә тизлекне сакламыйча каршы як полосага чыга һәм каршыга килүче "Ниссан" автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, "ВАЗ" машинасы хуҗасы тән җәрәхәтләре ала. "Ашыгыч ярдәм" машинасында хастаханәгә барганда аның гомере өзелә. "Ниссан" машинасы хуҗасы А.Петров җәрәхәтләр белән Лениногорск үзәк район хастаханәсенә озатыла.
Бу очракта юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган 21 яшьлек машина йөртүче гаепле. Тизлекне арттыруы - гомерен чикли. Кызганыч, юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар, хәтта исерек килеш руль артына утыручылар белән шактый еш очрашырга туры килә башлады. Республикада июль аенда 633 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Һәрберебез юл иминлеге сагында торсак иде, дип хәбәр итә һәм киңәшләрен бирә Лениногорск Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ идарәсе. Иминлекне саклау - һәркемнең бурычы һәм намус эше. Җәяүлеләрдән дә юлда игътибарлы булу сорала. Бары "Җәяүле өчен аркылы чыгарга ярый" дигән билге куелган урыннарда гына һәм светофорның яшел утында юлны аркылы чыгарга киңәш ителә. Әгәр андый билге юк икән, юл чатындагы тротуар линиясе буенча чыгарга кирәк. Шулай ук җәяүлеләр өчен юл - тротуар икәнен дә онытмагыз. Машина юлы - шоферларның эш урыны. Юлда баручы транспорт каршысына кисәк кенә килеп чыгып, моның белән бәхетсезлек очрагы тудырмагыз.
Күп юл һәлакәтләре балалар белән бәйле була. Шунлыктан урамда барганда нәни баланы кулдан ычкындырмаска кирәк. Алар шук һәм уйнарга яратучан була, бәхетсезлек килеп чыкканын сизми дә калуыгыз бар. Шулай ук бала үзе генә юлны аркылы чыгарга куркып торса, ярдәм кулы сузудан баш тартырга кирәкми.
Юл аша чыкканда транспортның борылу сигналларына игътибар итегез, ашыкмагыз-каушамагыз. Җәяүленең юлда кагыйдәләрне бозмыйча йөрүе - куркынычсыз юл хәрәкәтенең беренче адымы икәнен истән чыгармаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: џђлакђт