Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Мошенниклыкта гаепләнүче Лениногорск кешесе ирегеннән мәхрүм ителгән

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Лениногорск бүлекчәсенең мошенниклыкта гаепләнүче элеккеге хезмәткәренә карата суд булып, ул гаепле дип табылган. Исегезгә төшерәбез: әлеге хезмәтнең 28 яшьлек элекке машина йөртүчесе 2014 елның августыннан 2015 елның сентябренә чаклы үзенең танышларына базар бәяләреннән арзанракка торак, җир участоклары сатып алу, аны рәсмиләштерү хезмәтләрен тәкъдим...

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Лениногорск бүлекчәсенең мошенниклыкта гаепләнүче элеккеге хезмәткәренә карата суд булып, ул гаепле дип табылган.
Исегезгә төшерәбез: әлеге хезмәтнең 28 яшьлек элекке машина йөртүчесе 2014 елның августыннан 2015 елның сентябренә чаклы үзенең танышларына базар бәяләреннән арзанракка торак, җир участоклары сатып алу, аны рәсмиләштерү хезмәтләрен тәкъдим иткән. Шулай итеп 11 гражданны алдап, барлыгы 3млн 380 мең сум акча түләтеп, аны үзләштергән.
Суд карары нигезендә, ул 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән. Әлеге срокны ул гомуми режимлы төзәтү колониясендә уздырачак.
http://www.evening-kazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев