14 май 2016 яңалыклары
-
Хәкимовлар гаиләсе 57 ел бергә
Лениногорск ЗАГС бүлегендә гаилә көненә багышланган тантана үткәрелде. Бу кичәгә 57 ел кулга-кул тотынышып тормыш юлыннан атлаучы Хәкимов Каниф Баян улы белән Екатерина Ивановна чакырылган иде. Каниф Баянович Бөек Ватан сугушы ветераны, хатыны Екатерина Ивановна педагог, күп еллар 6 нчы мәктәптә эшләгән. Әлеге мәктәп укучылары аларны котларга дип килгән иде....
-
Лениногорскилылар "Урман утырту көне" акциясендә катнашты(+фотолар)
Лениногорскида "Урман утырту көне" акциясендә узды. Иллегә укын чыршы үсентесен Картлар һәм инвалидлар йорты территориясенә утырттылар. Ул урман кырыенла ук, яшеллеккә бай, ә территорияләрендә киләчәктә артык биек булмаган чыршылар үсеп утырачак. Әлеге акциядә администрация вәкилләре, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре. төрле иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Алсу Миңнебаева фотолары
-
Сәүдә үзәге артында хатын-кыз мәете табылган
Бу хәл Түбән Каман шәһәрендә булган. Иртәнге якта кибеткә чыгучылар җирдә аунап яткан җансыз хатын-кыз гәүдәсенә тап була. Түбән Кама шәһәренең "Лента" сәүдә үзәге янында үле хатын-кыз мәете тапканнар. Әлегә бу хатынның үлеме сәбәпләре билгесез. Йөрәге туктаган булырга мөмкин, дип тә фаразлыйлар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. http://intertat.ru/tt
-
Министр лениногорскилыларны кабул итте (фотолар)
Кичә республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эшлекле визит белән шәһәребезгә килде. Иң элек ул әлеге министрлыкка караган учреждениеләрдә булды, аларның эшчәнлеге белән танышты, хезмәткәрләр белән аралашты. Аннан эш белән тәэмин итү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткән - өч, социаль мәсьәлә буенча соравы булган ике гражданны кабул итте....
-
Мошенниклыкта гаепләнүче Лениногорск кешесе ирегеннән мәхрүм ителгән
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Лениногорск бүлекчәсенең мошенниклыкта гаепләнүче элеккеге хезмәткәренә карата суд булып, ул гаепле дип табылган. Исегезгә төшерәбез: әлеге хезмәтнең 28 яшьлек элекке машина йөртүчесе 2014 елның августыннан 2015 елның сентябренә чаклы үзенең танышларына базар бәяләреннән арзанракка торак, җир участоклары сатып алу, аны рәсмиләштерү хезмәтләрен тәкъдим...
-
Лениногорскилы ротонда җимерелә дип борчыла (фотолар)
Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә шәһәребезнең йөзек кашы булган ротонда җимерелә башлаган дип хәбәр пәйда булды. Дамир Хөснуллин дигән шәһәрле бу хакта борчыла, чаң суга. Ротонда тормыш өчен куркыныч урынга әверелеп бара ди. http://len-journal.ru/
-
Почтальоннарны 16644 сум күләмдә премия көтә
«ТАТМЕДИА» АҖ басмаларына яздыру буенча иң зур үсешкә ирешүче почтальоннарны барлыйлар. Агымдагы елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе кысаларында республика почтальоннары арасында бәйге игълан ителде. Җиңүчеләрне - иң яхшы шәһәр почтальонын, кече шәһәр почтальонын һәм авыл почтальонын 2015 елның II яртыеллыгына карата тираж үсеше һәм «ТАТМЕДИА» басмаларына язылучылар күләме буенча ачыклаячаклар....
-
Иске Иштирәк кызы - тарих фәннәре кандидаты
Мәктәпне 2003 елда тәмамлаган Айгөл Мөхәммәдиеваның фәнни диссертациясен уңышлы яклавы һәм тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алуы безнең өчен горурлык, ди директор урынбасары Гөлсинә Иванова. Бу шатлыклы хәбәр мәктәп коллективын сөендерде. Авыл кызы, авыл мәктәбен тәмамлап зур уңышларга ирешсен әле! Тырышты, бик тырышты Айгөл белем алырга. Урта мәктәпне көмеш медаль...