Татарстанның бер районында почта хезмәткәре пенсионерларның акчасын урлап яткан
Буа районында почта бүлекчәсе начальнигы пенсионерларның пенсиясен үзләштергән. Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, полициягә әлеге кырын эш хакында узган айда билгеле булган. Райондагы авылларның берсендә почта бүлекчәсе начальнигы авылдашларының 478 мең сумнан күбрәк пенсиясен һәм субсидиясен үзләштергән, дип яза "Байрак" газеты. Хәзерге көндә тикшерү бара. Чыганак : http://matbugat.ru/news/?id=19660
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев