Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Террорчылыкка каршы бергәләп

3 сентябрьдән 30ына кадәр республикада "Экстремизмга - юк!" айлыгы үткәрелә. Шуның кысаларында һәр районда социаль, этник, милләтара конфликтларны бетерүгә юнәлдерелгән комплекслы чаралар үткәрелә. Шундый чараларның берсе Тимәш урта мәктәбендә узды. Тарих фәне укытучысы Венера Габидуллина X сыйныфта "Террорчылык - илнең глобаль проблемасы" дигән дәрес үткәрде. Дәрес барышында укучылар террорчылык төшенчәсе,...

3 сентябрьдән 30ына кадәр республикада "Экстремизмга - юк!" айлыгы үткәрелә. Шуның кысаларында һәр районда социаль, этник, милләтара конфликтларны бетерүгә юнәлдерелгән комплекслы чаралар үткәрелә. Шундый чараларның берсе Тимәш урта мәктәбендә узды.


Тарих фәне укытучысы Венера Габидуллина X сыйныфта "Террорчылык - илнең глобаль проблемасы" дигән дәрес үткәрде. Дәрес барышында укучылар террорчылык төшенчәсе, аның барлыкка килүе, үзгәртеп кору елларында илебезгә үтеп керүе турында лекция тыңлап, "Террорчылар кем ул?", "Нәрсә ул теракт?" дигән сорауларга җавап бирде. Александр II идарә иткән елларда, XVIII гасырда Франциядәге террорчылыкны, Бесланда булган йөрәк өзгеч хәлләрне искә алды алар шушы дәрестә.
Илебездә үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, халыкның 34 проценты террорчылар корбаны булудан курка. 47 проценты сакланырга тырыша, 11 проценты бу хакта уйлап та карамаган, ә 8 проценты бу безгә кагылмый,- дип саный. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы 10 елда гына дөньяда 6 мең 500 террорчылык акты кылынган. Нәтиҗәдә, 5 мең кеше үлгән, 11 меңе зыян күргән.
Күптән түгел башкалабыз Казанда булган хәлләргә беркем дә битараф калмагандыр. Укучылар бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары һәм телевидение аша белә. Алар дәрестә шул хакта да үз фикерләрен җиткерделәр, теракт эшләүнең сәбәпләренә, үзләрен борчыган сорауларга җавап эзләргә тырышты.
Шулай ук интерактив такта ярдәмендә укучылар дәрестә алган мәгълүматны тест биремнәре ярдәмендә ныгытып, җәмгыятьнең баш бәласе - террорчылык хакында бер-берсе белән фикер алышты. Укучыларга "Террорчылар корбаны булсаң, нишләргә?" дигән брошюралар таратылды.
Мондый дәресләр укучыларга террорчылыкның куркыныч "чир" булуын төшендерү, гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген, игътибарлы булырга өйрәтү максатыннан үткәрелә, ди тарих фәне укытучысы. Мәктәп директоры Хәлил Шәрипов "Экстремизмга - юк" айлыгы дәвамында һәр сыйныфта класс сәгатьләре һәм тормыш иминлеге дәресләрендә (ОБЖ) бу теманы дәвам итәчәкләрен әйтте. Ә укучылар мондый дәресләрнең ешрак үткәрү кирәклегенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экстремизм

2
X