Тормыш иптәшем Аксубай ягыннан, чын мишәр. 55 ел бергә тормышның ачысын-төчесен күреп, Лениногорскида яшәдек.
Элегрәк аның туган авылына еш кайттык. Андагы кешеләрнең бер-берсе белән сөйләшкәннәрен бирелеп китеп, яратып тыңлый идем. Әллә мишәр кызы ошады, әллә ул якның үзләренә генә хас сүләшүләре ошады - хәзер дә аңлап бетерә алмыйм. Менә сезгә...
Тормыш иптәшем Аксубай ягыннан, чын мишәр. 55 ел бергә тормышның ачысын-төчесен күреп, Лениногорскида яшәдек.
Элегрәк аның туган авылына еш кайттык. Андагы кешеләрнең бер-берсе белән сөйләшкәннәрен бирелеп китеп, яратып тыңлый идем. Әллә мишәр кызы ошады, әллә ул якның үзләренә генә хас сүләшүләре ошады - хәзер дә аңлап бетерә алмыйм. Менә сезгә дә аларның матур итеп әйткән такмакларын җиткермә келим.
Чәтерәнне чыккан чакта,
Чалгы сабым шарт итте.
Шул мишәрнең ягымлы чибәре
Мине үзенә гашыйк итте.
Мишәрләр үзләре хакында ярымшаярту, ярымҗитделек белән: "Мишәрләр - сөтнең өстенә җыелган каймагы" диләр. Татарлар да үзләре турында югары фикердә: "Татар - каймакның мае".
Мишәрләр турында бер кызык хәл дә беләм әле. Мишәр әбисе кайдандыр кайтып килә. Күршесе сорый:
- Сиңа ни булды?
- И канәт, кодагый белән әзрәк әйтештек әле. Ачуым килгәч, мин аңа бик каты әйттем, ахрысы.
- Ни дип әйттең соң?
- Синең авызың март аенда кояш яктысына иркәләнеп күшәп торган сыерыгызның курик астына охшаган диеп әйттем.
- Ул ни дип әйтте соң?
- Ни әйтсен, миңа карады да, авызын ерып, миннән келде, - дип җавап кайтарган әби.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев