"Яшәгән ди, булган ди бер малай. Ул гел компьютер артында утырган. Тәмле-томлы гына ашап, вакытын бушка уздырган". Әнә шундый күренешне, спектакль рәвешенә китереп, мәктәп укучылары тасвирлап күрсәтте.
Әлеге чара мәктәп сәламәтлек театрларының IX республика конкурсының муниципаль этабы буенча үтте. Шәһәр һәм районның 12 мәктәбеннән укучылар, осталыкларын күрсәтергә дип, 8 нче...
"Яшәгән ди, булган ди бер малай. Ул гел компьютер артында утырган. Тәмле-томлы гына ашап, вакытын бушка уздырган". Әнә шундый күренешне, спектакль рәвешенә китереп, мәктәп укучылары тасвирлап күрсәтте.
Әлеге чара мәктәп сәламәтлек театрларының IX республика конкурсының муниципаль этабы буенча үтте. Шәһәр һәм районның 12 мәктәбеннән укучылар, осталыкларын күрсәтергә дип, 8 нче мәктәпкә җыелды.
Сәламәтлек театры буенча конкурс күптәннән үткәрелеп килә. Аның максаты - укучыларны сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өйрәтү, аларның иҗади сәләтен, талантын ачу. Быелгы конкурс Казанда узачак Җәйге Универсиадага багышланып, "Безнең Олимпия сәламе" дип исемләнгән иде.
Әзерлек ягына килгәндә, укучыларга тел-теш тидерерлек түгел. Барысы да оста чыгыш ясый, укытучы апаларының да тырышлыгы күренеп тора. Карап торышка гади генә сценарий кебек күренгән әсәргә "җан кертә" алдылар. Мәсәлән, 5 нче мәктәп укучылары куйган спектакльнең эчтәлеге болайрак иде: патша белән патшабикәнең (әлеге рольгә әти-әниләрне дә тарта алганнар) өч кызы бар. Берсе - тәмле ашарга яратса, икенчесенең авырудан башы чыкмый, ә өченчесенең фигурасы ямьсез, төз гәүдәле түгел. Ләкин тора-бара бу кызлар сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен тырыша башлый. Әниләре каршына төрле тәм-том куйса да, баш тартып, аэробика белән шөгыльләнүне кулай күрәләр. Кияүгә чыгар вакыт җиткәч, тиң яр итеп спорт чемпионнарын сайлыйлар.
Соңыннан бергәләшеп Универсиадага әзерләнә башладылар. Конкурс ахырында билгеле булганча, жюри карары буенча әлеге мәктәп ярышның җиңүчесе дип табылды. Гомумән, Универсиада турында укучылар шулхәтле күп өйрәнгән, әле бит үзләре башлангыч сыйныфлар гына. Үзем дә берничә сәгать утырып, мәгълүматны ятлап бетердем. Күренешләр борынгы Грециядәге Олимпия уеннарыннан башлап, 80 нче елларга кадәр килеп җитте. Һәр команда диярлек Универсиада турында сөйләп, бераз ялыктырды гына, чөнки гел шул кабатлану. Шунысына игътибар иттем: спектакльләр рус телендә булса да, Г.Тукай язган Шүрәле, Батыр образлары да әлеге күренешләргә кереп киткән, димәк, бу геройларыбыз үлемсез, шулай була күрсен дә инде.
Әйе, укучыларның сәләтләренә, кигән костюмнарына, әле күбесе декорацияләр дә алып килгән - боларның барысына да сокланырлык. Ләкин менә шул балаларның арып-талып, ач килеш үз чыгышларын көтеп утырулары - күңелне әрнетте. Ярыш алдыннан, тиз генә жирәбә үткәреп, кайсы команданың ничәнче булып чыгыш ясаячагын билгеләделәр. 10, 11нче булып спектакль күрсәткән балаларның хәләтен күз алдына китерегез. Өстәвенә 8 нче мәктәпнең актлар залында барысына да урын җитми, башта басып та тордылар. Иң артта утыручыларга ишетелми, укучыларның бик азы гына микрофонга сөйли. Бәлки, жирәбәне алданрак үткәреп, мәктәпләргә билгеле бер вакытка гына килергә кирәк булгандыр? Аннары, нигә 7 нче мәктәпнең кечкенәләр төркеменнән соң ук уртанчылар төркеменә дә чыгыш ясарга кирәк булды икән?
Ул көнне район мәктәпләреннән бары тик Куакбаш кына катнашты. Бер дә оялып тормыйча, саф татар телендә, укытучылары белән берлектә тамаша күрсәттеләр. Универсиаданың талисманы булган - юни кушаматлы канатлы ак барс малае да бит әнә "Иң сәламәт балалар Куакбаш мәктәбендә укый, күрергә килегез", - ди. Мәктәптә нинди спорт төрләре белән шөгыльләнүләрен дә сөйләп күрсәтте алар.
Әлбәттә, бу көнне жюрига шулхәтле оста, сәләтле балалардан икенче-өченче урынга сайлап алуы авыр булгандыр. Ләкин ярыш булгач, шунсыз да булмый. Шулай итеп, II урында - 7 нче, III урында - 6 нчы мәктәп калды.
Нет комментариев