17 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Утынга алмашка – “зәңгәр ягулык”
Газсыз яшәүнең авырлыгын онытып бетермәдегез мәле? Онытсагыз, Дурасово халкыннан сорагыз. Чөнки аларның йортларына шушы көннәрдә генә газ җибәрелә башлады. Дурасоволыларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Лениногорскгаз" идарәсе начальнигы Әнәс Вәлиев килгән иде. Әлеге 70 йортлы авыл - шәһәрнең көньягында, әйләнеп үтү юлыннан 2 чакрым ераклыкта урнашкан. Шәһәрдән бик читтә...
-
Иң сәламәт балалар кайда укый?
"Яшәгән ди, булган ди бер малай. Ул гел компьютер артында утырган. Тәмле-томлы гына ашап, вакытын бушка уздырган". Әнә шундый күренешне, спектакль рәвешенә китереп, мәктәп укучылары тасвирлап күрсәтте. Әлеге чара мәктәп сәламәтлек театрларының IX республика конкурсының муниципаль этабы буенча үтте. Шәһәр һәм районның 12 мәктәбеннән укучылар, осталыкларын күрсәтергә дип, 8 нче...
-
Участковыеңны беләсеңме?
Участок инспекторыңны белеп тору беркемгә дә комачауламый. Тормыш бит ул: төрле хәл булырга мөмкин. Нишләргә белми аптырап торганчы, тот та шалтырат. Хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең кул астыгызда булсын дип, участок инспекторлары турында мәгълүмат бастырырга булдык. Валеров Николай Аркадьевич - полициянең өлкән участок уполномоченные. Ул Шөгер, Бәкер, Иске Иштирәк, Ялтау авылы халкына...
-
Ял урынына – ярыш
"Лениногорскгаз" идарәсе хезмәткәрләре Яңа елны актив рәвештә спорт белән шөгыльләнеп башлап җибәрде. Беренче уен - бильярд һәм волейбол буенча ачык беренчелек иде. Гадәттәгечә, спорт сөюче газчыларны идарә начальнигы Әнәс Вәлиев сәламләде. Барысына да уңышлар һәм җиңел уен теләп, җиңү өчен барлык көчне куеп уйнарга чакырды. Бу көнне сигез команда катнашында...
-
Дөя тизәген конфет урынына...
Ял көне иде. Коридорның бер чатында күршедә генә яшәүче ир-атларның үзара гәп куертканнарын ишеткәч, мин дә алар янына чыгып бастым. Икесе күрше, өченчесе алар янына үз итеп кергән дуслары булып чыкты. Ир-ат дигәннәре 30-35 яшьләр чамасындагы, эчү-салу белән әллә ни мавыкмаучылар. Кыскасы, һич тә начар, тәртипсез күршеләр түгел. Миңа да...
-
Арттырсаң – сыегая
Н.Хрущев үзе хакимлек иткәндә, безнең якларга да килеп чыккан. Аны каршы алырга атна буе әзерләнделәр, дип сөйләгәннәрен хәтерлим. Тик безнең шәһәргә кадәр килеп җитми, Азнакай, Бөгелмә районнарында гына була. Аны Карабаш поселогы янындагы тау башындагы вышкага алып баралар. Никита Сергеевич, иренеп тормый, тауга менеп китә. Аннан басу-кырларны күзәтә. Шунда күзе...