Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Төсләрдә – табигать матурлыгы

Туган якны өйрәнү музеенда рәссам Владимир Степановның шәхси күргәзмәсе эшләде. Аның соңгы көнендә ул Балалар йортында тәрбияләнүчеләргә бүләк ясады: аларны музейга чакырып, картиналары белән таныштырды, балаларга матурлык дәресе уздырды һәм рухи тәрбия бирде. Музей директоры Наилә Галиева сүзләренчә, рәссамның күргәзмәсен карарга килүчеләр бик күп булган. Балалар бакчасындагы нәниләрдән башлап, ветераннар...

Туган якны өйрәнү музеенда рәссам Владимир Степановның шәхси күргәзмәсе эшләде. Аның соңгы көнендә ул Балалар йортында тәрбияләнүчеләргә бүләк ясады: аларны музейга чакырып, картиналары белән таныштырды, балаларга матурлык дәресе уздырды һәм рухи тәрбия бирде.



Музей директоры Наилә Галиева сүзләренчә, рәссамның күргәзмәсен карарга килүчеләр бик күп булган. Балалар бакчасындагы нәниләрдән башлап, ветераннар советы - өлкән яшьтәгеләргә кадәр килеп, матурлыкка сокланганнар. Әйе, рәссамның картиналары гүзәллек дөньясына алып кереп китә. Андагы төсләр гармониясе уй-фикер сөрешен бай эчтәлек белән тулыландыра. Юкка гына аның күргәзмәләре күренекле залларда: "Корстон", "Пирамида" үзәкләрендә, Г.Камал исемендәге театр бинасында узмагандыр. Владимир Ивановичның картиналары Россиядән тыш, Америка, Кытай, Австралия кебек чит илләрдәге сәнгать сөючеләргә дә таныш. Натюрморт, төрле ел фасыллары пейзажы сурәтләнгән картиналары байтак.
"Степановлар гаиләсе дуэты" дип исемләнгән күргәзмә, үзе эшләп шуннан лаеклы ялга киткән "Лениногорскгаз" идарәсе ярдәмендә оештырылган. Әлеге күргәзмә ябылу тантанасына идарә начальнигы Әнәс Вәлиев үзе килеп, рәссам, аның картиналары турында җылы сүзләр әйтте.
- Без Владимир Степанов белән 40 ел бергә эшләдек. Башта УПНП һәм КРС та, аннары, бераз юллар аерылса да, тагын бергә "Лениногорскгаз"да берләштек. Аның гаиләсе белән якыннан танышып, дусларча аралашабыз. Картиналары фәлсәфи, тирән эчтәлекле, тормышта очрап торган авырлыкларны җиңәргә булыша. Киләчәктә дә иҗат җимешләре белән шатландырып торсын, - дип уңышлар теләде Әнәс Кавыевич. Идарә турында язылган китапларның берсен Балалар йортына, икенчесен - музейга тапшырды. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: "Лениногорскгаз" идарәсе җитәкчесе әлеге йортның попечительләр советында тора, һәрвакыт булдыра алганча ярдәм итә.
Рәссам В.Степанов үзенең картинасын Балалар йортына бүләк итте һәм һәр елны анда күргәзмәсен оештырырга сүз бирде. Моннан тыш, бер зур сумка төрле жанрдагы әдәби китапларны да китапханәләренә тапшырды. Аның балалар күңел дөньясына үтеп керә белүе дә сизелде: ул аларга, табигатькә чыгып, бергә матурлыкны күзәтергә тәкъдим итте.
- Минем мавыгуларым күп төрле: заманында күбәләкләр коллекциясе дә тупладым, маркалар, тәңкәләр (акча) дә җыям, китап укырга яратам, балык тоту да - яраткан шөгыльләремнең берсе. Сезгә дә төрле юнәлештә ярдәм итәргә әзермен, - диде ул.
Картиналарыннан тыш, рәссамның ташлардан төрле бизәнү әйберләре: муенса, беләзекләр дә музейда урын алган иде. Шулай ук үзәк аллеядагы "Тыл хезмәтчәннәренә багышлана" дигән һәйкәл - аның иҗат җимеше, аның проекты буенча эшләнгән. Моның өчен ул 2010 елда рсепублика хөкүмәтеннән Рәхмәт хаты алган булган. Гомумән, үзе әйтүенчә, Әнәс Кавыевич булышлыгы белән Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов кебек күренекле шәхесләр белән истә калырлык очрашулары булган.
Әлеге кичәгә В.Степановның дусты, шулай ук рәссам ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәррис Минһаҗев килеп, үзенең теләкләрен ирештерде. Күргәзмәгә килгән балалар сокланып, озаклап рәссамның кул хезмәтләре белән танышып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сђнгать