Төсләрдә – табигать матурлыгы
Туган якны өйрәнү музеенда рәссам Владимир Степановның шәхси күргәзмәсе эшләде. Аның соңгы көнендә ул Балалар йортында тәрбияләнүчеләргә бүләк ясады: аларны музейга чакырып, картиналары белән таныштырды, балаларга матурлык дәресе уздырды һәм рухи тәрбия бирде.
Музей директоры Наилә Галиева сүзләренчә, рәссамның күргәзмәсен карарга килүчеләр бик күп булган. Балалар бакчасындагы нәниләрдән башлап, ветераннар...