Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Бер-берләрен сагынышкан дуслар, Күрешергә монда агылды

Үзенең матур табигате, бай урманнары, биек таулары белән күпләрне үзенә гашыйк иткән Зәй-Каратайда күптән түгел генә онытылмаслык чара булып узды. Сәбәпчесе кем диярсез? Бүгенге көндә мәркәзебез Казанда гомер кичерүче, Зәй-Каратай мәктәбенә 43 ел гомерен багышлаган укытучы-ветеран, Татарстанның атказанган укытучысы Сания Зиннәт кызы Хәсәнова яшьлеген эзләп, сагынып Зәй-Каратайга кайткан, ләбаса! Юбилее...

Үзенең матур табигате, бай урманнары, биек таулары белән күпләрне үзенә гашыйк иткән Зәй-Каратайда күптән түгел генә онытылмаслык чара булып узды. Сәбәпчесе кем диярсез? Бүгенге көндә мәркәзебез Казанда гомер кичерүче, Зәй-Каратай мәктәбенә 43 ел гомерен багышлаган укытучы-ветеран, Татарстанның атказанган укытучысы Сания Зиннәт кызы Хәсәнова яшьлеген эзләп, сагынып Зәй-Каратайга кайткан, ләбаса!



Юбилее диләр, ниндидер бер сан әйтәләр, булмас, ышанмыйм! Күз тимәсен үзенә!
Ә хәзер аз гына үткәннәргә әйләнеп кайтыйк әле.
...Казан шәһәренең Сания укый торган 80 нче кызлар мәктәбе. Ә малайлар аерым, шәһәрнең 12 нче мәктәбендә укый, укулар гел ана телендә генә алып барыла. IX сыйныф, концерт белән 12 нче мәктәпкә барулар, күңелле уку еллары...
Шушы мәктәпкә V курс студенты (булачак тарих укытучысы) Түбән Новгород якларында туып үскән егет Санияләрне укытырга килә. 30 кыз арасында иң чибәре - Саниягә гашыйк була Кәшшаф. Бу мәхәббәт 6 ел - Сания югары уку йортын тәмамлаганчы, хатлар, сирәк кенә очрашулар белән дәвам итә.
Кызыл дипломлы укытучы егет Казанга килеп кызның әти-әнисенең фатихасын алып, аны үзенең туган якларына алып китә. Ләкин серле Казан яшь парны үзенә тарта.
1957 ел. Язмыш җилләре Хәсәновлар гаиләсен нефть төбәге - Лениногорск районына китерә. 22 ел дәвамында Кәшшаф Хәсән улы Зәй-Каратай мәктәбенең (1957-1979 еллар) директоры вазыйфасын башкара. Үзенең фидакарь хезмәте белән авыл мәгариф системасына, яңа мәктәп төзелешенә биниһая зур өлеш кертә. Ә инде тормыш иптәше Сания Зиннәт кызы 43 ел шушы мәктәптә иң авыр фән - математика укыта. Менә бүген ул Зәй-Каратай авылында укыткан укучыларын, хезмәттәшләрен сагынып кайтуын яшерми. Матур юбилее белән котларга күрше шәһәрләрдән, укытучылар династиясен дәвам итүче шәхесләр, бик кадерле кунаклар да килгән иде.
Лениногорск Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Вагыйз Санатуллин мәгариф өлкәсендә зур көч куеп эшләгән юбиляр-кунакны котлап, рәхмәт сүзләре әйтеп, истәлекле бүләк тапшырды.
Очрашуны алып баручы Зәй-Каратай мәктәбе директоры Гүзәлия Гыймадиева юбиляр белән төрле елларда, кулга-кул тотышып, балаларга аң-белем биргән, бүгенге көндә исән-имин мәгариф ветераннарының исемнәрен атап, барысын да сәхнәгә чакырды. Чәчәкләр, рәхмәт хатлары, бүләкләр, укучыларның матур җырлары алар хөрмәтенә яңгырады.
Ә инде экраннан вафат булган укытучыларыбызның фоторәсемнәре күрсәтелеп, исемнәре саналганда, ирексездән күзләр яшьләнде.
Әй син, хәтер, гомер язларыннан
Безнең яшьлекләрне чакырып ал!
Җырлыйк дуслар, безнең гомерләрдә
Вафат булганнарның хакы бар...

Рәйсә Якупованың алар рухына багышлаган мөнәҗәте бик урынлы иде.
Әйе, кайчандыр Зәй-Каратай мәктәбендә канат ныгытып, бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә көч түгүче, укытучыларны хөрмәт итеп килүчеләр күп иде бу көнне. Алар Казаннан кадәр кайткан Сания апаларын сагынып кочып, матур, назлы рәхмәт сүзләрен чәчәкләргә, җырларга төреп бүләк иттеләр. Сания Зиннәт кызының укучысы, хезмәттәше Сылу Габдулла кызы Насыйбуллина укытучының тырыш мөгаллимә генә түгел, талантлы "артист" булуы хакында да искә төшерде. Чөнки ул вакытларда мәктәп, колхоз идарәсе, авыл Советы, Мәдәният йорты тыгыз бәйләнештә эшләгән.
"Мәктәпнең укытучылар коллективы җәмәгать эшләрендә, үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашалар. 1974 елда Ә.Атнабаевның "Ул кайтты" драмасын сәхнәләштереп, Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышланган Бөтенсоюз сәнгать фестивалендә Казаннан лауреат исеме алып кайталар..."
("Авыл тарихы" кулъязмасыннан).
Менә шундый булганнар алар безнең Шат, Бастам, Газизҗан, Сания, Сылу, Халидә, Кәримә һәм башка төп рольләрне башкарган укытучы абый һәм апаларыбыз.
Зәй-Каратай мәктәбеннән чыккан күренекле шәхесләрне дә онытмадылар зәй-каратайлылар бу очрашуда. Зур горурлык белән Россия күләмендә танылган шәхесләрнең исемнәре берәмтекләп саналды. Авылыбызның горурланырлык шәхесе, күп еллар зәңгәр экраннардан әдәби-матур тел белән дикторлык хезмәтен башкарган Рөстәм абый Нәбиуллинның котлау, сәламнәрен тапшырганда тамашачы Гүзәлия Җәмит кызының сүзләрен алкышларга күмде. Мәгариф өлкәсендә эшләүче укытучыларыбыз, чын мәгънәсендә, белем бирү өлкәсендә дә, сәнгатьтә дә оста икәнлекләрен тагын бер кат исбат иттеләр. Укытучы Алсу Гарипованың "Башкорт кызы биюе", Гөлназ Хәйброва, Венера Фәткуллова, Җәүдәт Хәлимов - моның ачык дәлиле. Яшь җырчы кызларыбызның, Мәдәният йорты хезмәткәре Илмира Хәернасова, биюче кыз Альбинаның номерлары да кадерле укытучыларына зур бүләк булды бу көнне. Иртәнге сәгатьләрдә булган әлеге очрашу мәктәптә кунакларга музей экспонатларын күрсәтү, таныштыру белән дәвам итте. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асия Хәйдәр кызы Галиуллина зур горурлык белән музей һәм аның байлыгы турында сөйләп узды.
Татарстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, күп еллар Мәгариф идарәсе инспекторы булып эшләгән ветеран-укытучы Шат Фәхразович Сираев, аның тормыш иптәше Гөлсәрия ханым, ветеран-укытучылар: Венера Гариф кызы Гәрәева, Роза апа Газизова, Әлфия апа Туйкина да истәлекләре белән уртаклашты.
Авыл җирлеге башлыгы Илдар Батталов ветеран укытучыларны иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән мул өстәл артына чакырды. Укытучы хезмәтенең гаять җаваплы, тормышта алар биргән белем, киңәшләрнең әһәмиятле булуы хакында әйтеп узды.
... Матур, җиләкле җәй айларында Сания Зиннәт кызы кунак булуын дәвам итә. Чөнки дуслары, хезмәттәшләре укучылары бик тә сагынганнар икән үзен! Өйләренә кунакка чакыралар, сөйләшер сүзләре дә күп икән бит. Истәлекләр, истәлекләр... Ходай исәнлекләрен генә бирсен, тагын булыр, Алла теләсә, мондый очрашулар.
Рәхмәт сүзе
Шәһәр мэры Р.Хөсәеновка, Мәгариф идарәсе начальнигы Р.Хәмидуллин һәм аның урынбасары В.Санатуллинга, авыл җирлеге башлыгы И.Батталовка, иганәчеләр: Ф.Якупов, Р.Миңнеголов, М.Якупов, Н.Ямаев, Р.Кәримов, М.Камалетдинов, Зәй-Каратай мәктәбе директоры Г.Гыймадиевага һәм укытучылар коллективына рәхмәтлемен. Казан телевидениесендә озак еллар диктор булып эшләгән Рөстәм Нәбиуллин, телевидение хезмәткәрләренә, очрашуны кабат-кабат экраннан күрсәткәннәре өчен рәхмәт. Мәдәният йорты хезмәткәрләренә, сәхнәдәге талант ияләренә, элеккеге хезмәттәшләремә, Зәй-Каратай авылы халкына мине зурлаган, хөрмәт күрсәткән аерым гаиләләргә олы рәхмәтемне белдерәм.
Сания Хәсәнов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилей