Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Кая ашыгабыз соң?

Юлларда машиналар саны көннән-көн арта. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләре дә күбәя. Статистика мәгълүматларына караганда, ел саен Россиядә 40 мең кеше юл фаҗигаләрендә һәлак була. Ә төрле җәрәхәт алучыларның саны исә 200 меңнән артып китә. Шушы аянычлы хәлләргә балаларның да дучар булуын исәпкә алсаң, чәчләр үрә тора. Татарстан ЮХИДИ идарәсе...

Юлларда машиналар саны көннән-көн арта. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләре дә күбәя. Статистика мәгълүматларына караганда, ел саен Россиядә 40 мең кеше юл фаҗигаләрендә һәлак була. Ә төрле җәрәхәт алучыларның саны исә 200 меңнән артып китә. Шушы аянычлы хәлләргә балаларның да дучар булуын исәпкә алсаң, чәчләр үрә тора.


Татарстан ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтләре күбрәк Казан, Азнакай, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Кукмара, Лаеш, Нурлат шәһәрләрендә күзәтелә икән. "Кара исемлек"кә инде 3 ел рәттән безнең районның да керүе күңелле күренеш түгел.
Җәй башланганнан бирле, атна саен юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Аянычлы хәлләрне кисәтү максатыннан, видеокүзәтүләр оештырган булдылар, юлларга юл-патруль хезмәткәрләрен дә чыгарып карадылар. Әмма нәтиҗәсе күренми, киресенчә, фаҗигаләр саны үсүен дәвам итә. Димәк, камералар да көчсез булып чыга.
Соңгы вакытта юлда машиналар белән беррәттән, скутер, мотоцикл ише транспорт чаралары да күбәйде. Ата-аналар балалары өчен кыйммәтле "тимер ат"ка, скутерга акча кызганмый. Ә яшүсмерләргә ул дуслар янында "текә" күренү өчен кирәк. Моның өстенә, яшьлек үзенекен итә, йөрәктә дәрт ташый. Көчен кая куярга белмәгән яшүсмерләр көн-төн скутерда чаба башлый. Нәтиҗәдә, тизлекне арттырып, кемнең "матае" тизрәк йөри икәнен ачыклау өчен узышлар үткәрү модага керә. Күпчелек очракта узыш төнлә, хокук сакчылары булмаганда үткәрелә. Әлбәттә, моны ата-ана белми. Ә бу, үз чиратында, аварияләр, аянычлы хәлләргә сәбәпче була. Аннан гаеплене эзли башлыйлар: әти-әниләр фаҗигадә юлларның начар булуын күздә тотып, гаепне хокук сакчылары, түрәләргә сылтарга тырыша. Бәлки, борын аслары кибәргә өлгермәгән яшьләргә скутер, машина алып биргәнче, баланың иминлеге турында уйланырга кирәктер.
Авариягә китерүче сәбәпләрнең берсе - тизлекне арттыру. Танышым сөйли: "Ирем машинага утырса, бөтенләй үзгәрә. Акны-караны күрми, светофорга күтәрелеп карамый җилдертүен генә белә. Аның янында утырып йөреп, психик чирлегә әйләнәм бугай инде. Чөнки юл буе тешемне кысып, "тормоз"га басып барам. Машинадан төшкәч, аякларым авырта, сызлый", ди. Тизлекне арттырырга яратучы шоферлар җитәрлек бездә. Алар кеше тормышы турында уйламый, бугай. Югыйсә, юл буе тезелеп киткән һәйкәлләр, адым саен авария... уйланырлык җирлек бар. Әмма сак йөрү, тизлек кагыйдәләрен үтәү безнең ил кешеләренә хас түгел, ахрысы. Тәртип бозучыларга карата хокук сакчылары кырысрак булган саен, кызыл утка кузгалучылар, җәяүлеләр сукмагына туктамаучылар, шәһәрара юлларда алны-артны карамый "очучылар" арта гына. Көчле музыка акыртып, исерек килеш руль артына утыручылар турында сөйләп торасы да юк. Юлда тәртип урнаштырабыз дип, камералар куйдылар, файдасы булмады. Машина йөртүчеләр радар белән "коралланып", тәртип бозуны, тизлек арттыруны дәвам итә. Тормыш - һәркемнең үз кулында. Шуны истән чыгармасын иде, машина йөртүчеләр. Фаҗига булгач, соң була, "Терсәк якын - тешләп булмый", дияргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Машина