Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Лениногорскиның «Мактаулы гражданин»ны булу өчен нишләргә?

Шәһәр һәм район Советы депутатларының берләштерелгән чираттагы сессиясе узды. Анда берничә мәсьәлә каралды. 2013 һәм планлы 2014 - 2015 елларга бюджет проекты буенча фикер алышулардан соң, керемнәр һәм чыгымнар шул күләмдә калган, бары тик кайбер пунктлардагы саннарга гына үзгәрешләр кертелгән. Димәк, киләсе елда Лениногорск муниципаль районның табышы 917 млн. 620...

Шәһәр һәм район Советы депутатларының берләштерелгән чираттагы сессиясе узды. Анда берничә мәсьәлә каралды.


2013 һәм планлы 2014 - 2015 елларга бюджет проекты буенча фикер алышулардан соң, керемнәр һәм чыгымнар шул күләмдә калган, бары тик кайбер пунктлардагы саннарга гына үзгәрешләр кертелгән. Димәк, киләсе елда Лениногорск муниципаль районның табышы 917 млн. 620 мең сум (бу үткән елдагыдан 100 млн.га артык), "Лениногорск шәһәре"неке - 158 млн. 629 мең, чыгымнар да керемнән артмас дип планлаштырыла.
"Лениногорск районы һәм шәһәре Мактаулы гражданины" исемен бирү турында 2006 елда кабул ителгән положение искергән, аны яңарту кирәклеге турында депутатлардан тәкъдимнәр кергән. Шуңа район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева аның яңа варианты проекты белән таныштырды. Әйтергә кирәк, яңасында таләпләр катгыйланган. Мисал өчен, "Мактаулы гражданин" исеме район һәм шәһәрдә 20 елдан аз эшләмәгән, казанышлар яулаган, Лениногорскиның социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш керткән, актив җәмәгать эшчәнлеге алып барган кешегә бирелергә мөмкин. Элеккесендә ничә ел эшләргә тиешлеге күрсәтелмәгән булган. Шулай ук әлеге кешенең исеме лениногорскилыларга яхшы таныш булуы да шарт.
Мактаулы исем бирү турындагы үтенеч язуын (ходатайство) кемнәрнең тапшыра алу хокукына ия булуы исемлегенә дә кайбер үзгәрешләр кертелгән. Әлеге үтенеч язулары район һәм шәһәр Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссияләрендә каралачак. Мактаулы исем елга бер тапкыр ике генә кешегә бирелә ала. Аларның кем икәне Шәһәр көне алдыннан уздырылган шәһәр һәм район Советы сессиясендә депутатлар тарафыннан билгеләнәчәк. Ул кешегә бер генә тапкыр бирелә һәм кире алынырга мөмкин. Сессиядә, шулай ук, "Лениногорскиның Мактаулы гражданнары турындагы" китапның да яңарту соравы турында әйтелде.
Әлеге положение депутатлар тарафыннан кабул ителеп, элеккесе гамәлдән чыгарылды. Шунысын әйтергә кирәк: хәзерге көнгә кадәр "Лениногорскиның Мактаулы гражданины" исеменә 29 кеше лаек булган, кызганыч ки, бүген аларның 12се генә исән.
Сессиядә каралган соңгы мәсьәлә - алкоголь продукциясе сатуның чикләрен билгеләү иде. Ягъни мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләреннән алкоголь эчемлекләр сату белән шөгыльләнүче нокталар нинди ераклыкта урнашырга тиеш? Агымдагы елдан 218 нче Федераль законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, бу чикне депутатлар билгеләргә тиеш. Алар, күрше Бөгелмә шәһәрендәге кебек, бездә дә алкоголь продукцияләр алда санап үткән учреждениеләрдән 10 метр ераклыкта гына сатылырга мөмкин, дигән фикергә килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия