АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстан Президенты грантына конкурста республика комбайнчылары көч сынаша, лениногорскилылар да бар
Татарстанда комбайнчылар арасында ТР Президенты грантына республика конкурсы уза. Анда суктыруда 1139 комбайн һәм игеннәрне чабуда 114 комбайн катнаша, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
-
Малларны үз исәбеңә маркировкаларга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр
Дәүләт Думасында йорт хайваннарын маркировкалау турындагы закон проектын кертү планлаштырыла.
-
Лениногорскиның яшь авыл хуҗалыгы эшмәкәрләре «Россиянең яшь эшкуары - 2020» конкурсында катнаша алалар
14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь авыл эшмәкәрләре «Россиянең яшь эшкуары - 2020» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
-
Татарстан аграрийлары өч миллион тонна ашлык җыеп алды
Татарстанда яңа уңышның өченче миллион тоннасы җыеп алынган.
-
Лениногорскида орлык чистартучы завод эшли башлады
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов “Степной заказнигы” орлык чистарту һәм эшкәртү буенча завод эшчәнлеге белән танышты, аны эшләтеп җибәрүдә катнашты.
-
Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы «100% ТАТАРСТАН» мәйданчыгында АПК тармагының инвестиция куәтен күрсәтәчәк
Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлеге эшләтеп җибәреләчәк.
-
Район басу-кырларында кызу урак өсте
“Сатурн-Урал” хуҗалыгы кырларына барганда игенчеләр көзге бодай суктыра иде.
-
Районда "Хәбибуллин" фермер хуҗалыгы уракның экваторына җитте
Быел кырда эшләүчеләр икмәк уңышын аз дими. Дөрес, быел урып-җыюга һава шартлары гына бераз комачау итә. Башта кызу көннәр торды, урак башлангач кына кимеде. Шулай булса да, игенчеләр, тырышлык куеп, бөртеклеләрне югалтмаска дип, эшли.
-
Районда "Иң яхшы комбайнчы" бәйгесенең беренче атнасының җиңүчеләре билгеле
Районда "Иң яхшы комбайнчы" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды.
-
Биектау районында карлыганны комбайн белән җыялар
Биектау районының Ямаширмә авылында берничә атна кара карлыган җыялар. Быел фермер ярымрәтле JAREK 5 комбайны сатып алган.
-
Федотовка үзешчәннәре кырда агитбригада белән чыгыш ясады
Федотовка авылының мәдәният йортында эшләп килүче "Аланлык" ансамбле кырга агитбригада белән чыккан.
-
Татарстан аграрийлары икенче миллион тонна ашлык суктырды
Татарстанда яңа уңыштан икенче миллион тонна ашлык суктырылды. Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 506,3 мең гектар мәйданнан җыеп алынды, бу пландагы күрсәткечнең 34 проценты дигән сүз. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
-
"Сатурн-Урал" хуҗалыгы бөртеклеләрнең яңа сортлары белән эшли
Билгеле булганча, "Сатурн-Урал" хуҗалыгы орлык җитештерү белән шөгыльләнә. Биредә махсус бүлеп куелган участокларда эксперимент рәвешендә бөртекле культураларның яңа сортлары үстерелә.
-
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы азык-төлек эмбаргосының алты еллык эшчәнлегенә йомгак ясады: Татарстанның авыл хуҗалыгы үсештә
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатларында аерым махсус икътисадый чараларны куллану турында» Россия Президенты указы белән кертелгән азык-төлек эмбаргосының алты еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
-
Татарстан игенчеләренең тырышлыгы: беренче миллион тонна яңа ашлык уңышы әзер
Татарстанда урып-җыю башланганнан бирле беренче миллион тонна яңа уңыш суктырылды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 4 августка республика буенча 253,4 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 16,8 процентын тәшкил итә.