Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда орлык материалларын агулау буенча семинар узды (+фотолар)

Үсемлекләрне саклауның бер чарасы да орлык материалын агулау биргән кадәр нәтиҗә күрсәтми. Чөнки фитопатогеннарның 60 проценттан артыгы орлыклар аша керә, ди авыл хуҗалыгы белгечләре.

Язгы чәчү алдыннан үсентеләр  нык булып үссен өчен агулау процессы үткәрергә. Моны дөрес итеп башкару юллары турында районның аграр хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар җыелып семинар-киңәшмәдә карадылар.

Райондагы кырларга бөртекле, шулай ук бөртекле-кузаклы культураларның 6 мең ярым тонна орлыгы  чәчелер дип көтелә. Семинар-киңәшмә “Август-Лениногорск” хуҗалыгының Керкәле бүлекчәсендә узды. Биредә белгечләр  ашлык саклау амбарында орлык агулау машинасын көйләп күрсәттеләр.

Россельхозцентр хезмәткәрләре агулау препаратларының орлыкларга тәэсир итүе турында сөйләде. Алар әйтеп үткәнчә, авыру орлыкларда төрлечә була, аз күләмдә, уртача. Орлыкларны агулау алдыннан калибровкаларга  кирәк, ди алар. Монысы икенче төрле чистарту була. Тузаннан, чүп үләннәре орлыкларыннан котылырга ярдәм итә.

Семинарда катнашкан район башлыгы Рәгать Хөсәенов әйтүенчә, җылы һава торышы урнашты, тиздән чәчүгә керешергә дә була, шунлыктан орлык белән тоткарлык булмасын, диде ул.

Орлык материалларын агулау зыянлы эш, моның белән шөгыльләнүче хезмәткәрләргә сак эш итәргә, шунлыктан хезмәтне саклау сораулары да каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев